tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче укытучы
Беренче укытучы

Беренче укытучы

Бала күңелендә мәктәп еллары, беренче укытучысы иң җылы, тәэсирле хатирәләр калдыра. Күпме вакыт үтсә дә, аның образы хәтердә сакланачак.

Төмән районы, Талымхан авылында гомер юлын мактаулы һәм нәтиҗәле эшкә багышлаган укытучыларның берсе – Тәслимә апа Мөхәмәдзянова. 40 ел элек, ерак 1984 нче елның беренче сентябрендә туган мәктәбенә укытучы булып кайта ул. Укытучы исемен югары йөрткән, эшләгән вакытында ук пенсия ала башлаган, ә 2023 елда ветеран исеменә дә лаек була.

1965 елда Нурулла Әхмәталый һәм Гөлниса Кормангали улы гаиләсендә күп балалы гаиләдә туа хөрмәтле мөгаллимә. Үсеп җиткәч, алардан балта осталары, тракторчылар, укытучы, шәфкать туташы килеп чыкты.

1980 елда сигезьеллык авыл мәктәбен тәмамлап, Тәслимә Нурулла кызы Ямбай һәм Каскара авылларында 9,10 нчы классларны укып, Тубыл шәһәренә педучилищега укырга китә. Ике елдан соң 1984 нче елда, авылына башлангыч класслар укытучысы булып кайта.

Дүрт дистә ел эчендә аның тормышында күп вакыйгалар булды. География, биология фәннәрен дә укытты. Тубыл педагогия институтын тәмамлап, математика фәнен алып барды. 1986 елда Тәслимә Нурулла кызы авылда механизатор булып эшләгән Мөхтәр Мөхәмәдзяновка кияүгә чыга, бераздан гаиләдә ике малай туа.

Тәслимә Нурулла кызы оста укытучы гына түгел, олы җанлы, игелекле, мәктәп тарихында тирән эз калдырган шәхес. 40 ел дәвамында аның дәресләрендә балалар тырышып укыдылар, күпне белергә омтылдылар, дәрестән тыш эшләрдә актив катнаштылар. Тәҗрибәле класс җитәкчесе буларак, ул үз укучылары белән төрле эш формалары үткәрде: төрле якларга экскурсия алып барды, шахмат түгәрәгендә балаларга район, өлкә күләмендә турнирларга йөртте, рәсем ясау, шигырь сөйләү конкурсларында, онлайн формасында үткән төрле бәйгеләрдә катнаштылар.

Җиде ел дәвамында укытучы музей мөдире булып та эшли. Экспонатларын берәм-берәм җыя, кайчандыр Самад абый Мәхмүдов һәм мин башлаган эшне дәвам итә, музей байлыгын арттыра. Балалар белән бергә экспонатлар тарихын өйрәнә, аларны тиешлечә саклый, укучыларга патриотик тәрбия бирә. Буш вакытын музей эшенә багышлый. Аның балалары, музей әгъзалары буларак, район, өлкә, илебез күләмендә үткәрелгән иҗади конкурсларда актив катнашалар, бәйгеләрдә призлы урыннарны яулыйлар, кайберләре Мәскәүдән җиңүче булып кайталар.

Йөзләгән укучыларның беренче укытучылары булган, 9 мәртәбә башлангыч классларны чыгарган тәҗрибәле апага 2023 елның январенда «Хезмәт ветераны» исеме бирелә, медаль тапшырыла.

Тәслимә Нурулла кызы шәхси тормышында да бай уңышларга ирешкән. Ике улы – Раил белән Изил әниләренә биш онык бүләк иткәннәр.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*