Атна азагы Башкортстан АССРның 100 еллыгы тантанасы белән истә калды. Дөресрәге, чара Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның алдагы 100 еллыкка план-хыяллары һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татарча чыгышы белән тарихка керде.
Бәлкем, бу чыгыш әллә ни истә калмаган да булыр иде, әмма аңа, ярым шаярып, без бернәрсә дә аңламадык, дигән кисәтү ясадылар. Миңнеханов та, ярым шаярып, ярым җитди, татар телен өйрәнергә кирәк, без – Россиядә икенче милләт, дип җавап бирергә кирәк тапты.
Ике республика үзара ярышамы? Мөгаен, бүген бу – иң күп бирелә торган сораудыр. Җитәкчеләр үзләре үк әлеге сорауга җим калдыра бит. Әйтик, әлеге тантана да Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең “Без булдырабыз!” дигән шигареннән ясалган “Без яхшырак булдырабыз!”, “Башкирия, вперед!” кебек шигарьләр астында үтте. Радий Хәбировның чыгышында да ярыш төсмерләре әледән-әле калкып чыкты. Әйтик, ул: “Мин хәтта Континенталь Хоккей Лигасы уйланыр һәм күп еллардан соң Гагарин кубогын башка үткәрмәс дип уйлыйм. Чөнки “Салават Юлаев” аны дистәләрчә еллар рәттән алып барачак”, – дип куйды. Хәер, Башкортстан башлыгы чыгышының икенче өлешенең хыял булуын үзе дә искәртеп куйды.
“Безнең республика заманча медицина үзәгенә әвереләчәк һәм табибларыбыз уникаль операцияләр ясаячак. Израиль, Швейцария һәм Көнбатышның башка пациентлары дәваланырга безгә йөриячәк. Безнең мәгариф системасы көчле мәктәпләре, дөньяга танылган университетлары белән аерылып торачак. Гарвард, Йель университетлары профессорлары хәзер инде бездә вакансияләр күзләячәк, ә иң мөһиме, күп еллардан соң безнең республикада халык өчен барлык шартлар булдырылган, уңайлы булачак. Халык, мин – башкорт, дип горурланырлык булсын һәм бездән читкә китмәсен. Киресенчә, бу кадәр халык ташкынын ничек урнаштырып бетерик дип, безнең башлар авыртсын”, – диде ул. Боларның хыял булуын, әмма хыялның максатка ирешүдә беренче адым икәнен дә искәртергә онытмады.
Радий Хәбировтан соң республиканы котларга Рөстәм Миңнеханов сүз алды. Ул саф татарча Татарстаннан кайнар сәламнәр җиткерде һәм Башкортстанда тормышның кайнап торуын, ике халыкның үзара дус, бердәм булуын теләде. Безгә бергә эшләргә, бергә яшәргә насыйп булсын, диде һәм чын йөрәктән дип, танылган мәгърифәтче, галим Мифтахетдин Акмулла картинасын бүләк итте. Мәгълүм булганча, Акмулла – ике халыкка да газиз галим. Чыганакларда аның әтисе – башкорт, әнисе – Казан якларыннан дигән сүзләр бар.
Татарча чыгыш Удмуртия башлыгы Александр Бречаловка аңлашылмаган икән. “Без бернәрсә дә аңламадык, әмма тулысынча килешәбез”, – диде ул. Бу сүзләр җавапсыз калмады. Татарстан Президенты: “Азрак татарча өйрәнергә кирәк, без – Россиядә икенче милләт”, – диде. Бречаловка “Рөстәм Нургалиевичтан өйрәнәм” дип әйтүдән башка чара калмады.
Ярыш дигәннән, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда, Рөстәм Миңнеханов, без беркайчан да көндәшләр булмаячакбыз, дип белдерде:
– Башкортстан һәм Татарстан – илебезнең иң көчле төбәкләре. Алар сәнәгать потенциалы буенча иң яхшы унлыкка керә. Без беркайчан да бер-беребезгә көндәш булмадык һәм булмаячакбыз да. Башкортстан – безгә иң якын республика. Тауар алмашу дәрәҗәсен генә алыйк: без бер-беребезгә бәйле һәм бер-беребезне бик күп юнәлешләрдә, шул исәптән нефтехимиядә тулыландырабыз.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, төбәк җитәкчеләре эшен бәяләүдә төп билге – халык тормышының сыйфаты. Ә бу турыдан-туры икътисадка бәйле. “Без Европа дәрәҗәсендәге яшәешкә омтылабыз. Шуңа күрә Татарстанга да, Башкортстанга да икътисади мөмкинлекләрне арттыру буенча эш башларга кирәк. Бу үз эченә берничә стратегик мәсьәләне ала. Болар нефтехимия, машина төзелеше һәм кече, урта бизнесны үстерү. Әлеге юнәлешләр буенча ике республикада да эш алып барыла”, – диде ул.
“Без булдырабыз”мы? Әллә “Без яхшырак булдырабыз”мы? Татарстан Президенты бергә булдырырга киңәш итә.
Гөлинә Гыймадова,
vatantat.ru