tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәркәтәдәге “Әйдә” лагере балалары быел кинофильмнарда төшәчәк
Бәркәтәдәге “Әйдә” лагере балалары быел кинофильмнарда төшәчәк

Бәркәтәдәге “Әйдә” лагере балалары быел кинофильмнарда төшәчәк

Бәркәтә авылында быел да “Әйдә” балалар лагере ачылды. Анда әби, бабалары янына авылга хәтта Оренбург, Себер якларыннан кайткан малайлар, кызлар да ял итә.

“Әйдә” проекты җитәкчесе Альмир Жораев әйтүенчә, быел монда 46 бала 2 атна, 21 июльгә кадәр, ялларын кызыклы итеп үткәрәчәк. Алар монда сәгать 10га килеп, 14 сәгатькә кадәр була.

-Балаларның бер өлеше Бәркәтәнең үзеннән, калганнары – Яр Чаллыдан, Әлмәттән, Оренбургтан, Себердән әби-бабалары янына авылга кайтучы оныклар, – ди Альмир Андреевич.

-Быел формат үзгәрде, “Әйдә” лагере хәзер балалар-иҗат проекты дип атала. Былтыр ял итүчеләрнең киемнәре зәңгәр төстә иде, быел яшелне сайладык. Иганәчеләр ярдәме белән шушы төстәге панамалар, футболкалар, галстуклар, шопперлар (сумка), шейкерлар (су йөртү шешәсе) алдык. Барлык идеяләребезне район башлыгы Рамил Айбатов куәтләп тора.

Быелгы яңалыкларның тагын берсе: балалар актерлар сыйфатында кинода төшәчәк, киноны вожатыйлар төшерә. Былтыргы сыман “Гаилә белән көн”дә лагерьга әти-әниләр киләчәк. Бу көнне исә әти-әниләр – балалар, ә балалар вожатый булачак. Экскурсияләр, күңелле бәйгеләр, уеннар: балаларны бик кызыклы программа көтә. Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова “Әйдә” тантаналы ачылган көнне балаларны, әти-әниләрне шушы вакыйга белән тәбрикләде.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*