Бу көннәрдә Санкт-Петербург шәһәренең В.Лебедев исемендәге Россия дәүләт юстиция университеты оештыруында «Эпицентр» концерт-холында узган «Мисс һәм Мистер Правосудие 2.0.2.5. ИИзбранные» Бөтенроссия конкурсында Төмән кызы, әлеге уку йортының «Суд-прокурор эшчәнлеге» факультетының 3 курс студенты Җәзилә Сөрмәтова берьюлы өч – «Мисс Эстетика коды», «Мисс Поэзия», һәм иң төп титул «Мисс Гадел Хөкем – 2025» исемнәренә ия булды.
Бу өлкәбез өчен, аеруча, Себер җирендә яшәүче татарлар өчен горурлык һәм зур дәрәҗә. Җәзиләнең мондый югары исемнәргә лаек булуы һич тә көтелмәгән, гаҗәпләнерлек хәл дә түгел, чөнки ул балачагыннан сәхнәдә үскән кыз. Төмән тамашачысы аны «Фольклор», «Халык сәнгате» өлкә бәйгеләрендә әбисе Галиябану Насыйбуллина белән төрле сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашканын, шәһәр, өлкә күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә җырлаганын, биегәнен, фортепианода уйнаганын, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләгәнен яхшы хәтерли. Шулай ук ул әнисе – танылган җирле профессиональ җырчыбыз, Россия һәм төбәкара конкурслар лауреаты Луиза Сөрмәтова белән концертларда бергә җырлап, сәхнә серләренә төшенде. Аның беренче профессиональ чыгышы 5 яшендә Болгария иленең башкаласы София шәһәрендә була. Әнисе белән ул төрле милләтләр мәдәнияте фестивалендә «Цея» себер татар халык җырын башкарып, икенче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булалар. Нечкә күңелле, нәфис кызның күбрәк көчле затларыбызга килешкән һөнәр сайлаганы да очраклы түгел икән, чөнки Җәзиләнең әтисе – Данис Сәмигулла улы шәһәрдә абрулы юрист, арбитраж идарәчесе булып эшли.
«Мисс һәм Мистер Правосудие 2.0.2.5. ИИзбранные» Бөтенроссия конкурсында Россия дәүләт юстиция университеты филиалларыннан 12 шәһәрдән 24 конкурсант катнашты. Конкурс 5 этаптан торды: дефиле-танышу, иҗади, шигъри, интеллектуаль конкурс һәм кичке дефиле. Узган бәйге турындагы кичерешләре турында университетның беренче проректоры Ульяна Филатова: «Гаҗәеп ирек һәм бунтарлык, эстетика һәм мәдәният, костюмнар, талант һәм катнашучыларның интеллекты симбиозы бу бәйрәмне онытылмаслык итте. Питер ясалма интеллектны, пионерияне, Цой җырларын һәм симфоник оркестрны берләштерә алды – без бик зур ләззәт алдык», – дип яза социаль челтәрдә.
– Җиңүгә юл озын һәм катлаулы булды: әзерлек айлары, дулкынланулар, шикләнү мизгелләре, репетицияләр һәм үзлектән эшләүләр. Ләкин болар миңа университетымны лаеклы тәкъдим итә алырга ярдәм итте. Миңа ышанган, теләктәшлек күрсәткән һәм максатыма ирешергә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Минем өчен бу җиңү генә түгел – бу хөрмәт, җаваплылык һәм башкаларны илһамландыру мөмкинлеге. Форсаттан файдаланып, мин яшьләребезгә: «Үзегезгә ышаныгыз, кыю хыялланыгыз һәм исегездә тотыгыз: хәтта иң биек тау түбәләре дә адым саен буйсына бара!» – дигән киңәш бирер идем, – дип әйтә Җәзилә, фикерләре, теләкләре белән бүлешеп.
Җәзилә Данис кызы Төмән шәһәрендә туып-үсә. Аңа хәзер 20 яшь. Урта белемне ул шәһәрнең Д.Карбышев исемендәге 48 нче мәктәптә ала. Паралель рәвештә сәнгать мәктәбенең дирижер-хор бүлеген уңышлы тәмамлый. Бүгенге көндә дә Җәзилә бишле билгеләренә генә укыганы һәм университет тормышында актив катнашканы өчен ректорның стипендиясен алып укый. Төп укудан, практик дәресләргә әзерләнүдән башка, Җәзилә университетта Экология клубын җитәкли һәм «Сугышчан туганлыкның волонтерлык ротасы» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең актив әгъзасы да. Яхшы укыганы, мәдәни, җәмәгать, волонтерлык эшләрендә катнашканы, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясаганы өчен ул күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Мәсәлән, бу уку елында гына аның 40ка якын төрле дәрәҗәдәге дипломнар, махсус бүләкләр, сертификатлар, рәхмәтнамәләре тупланган. Җәзиләдән киләчәккә планнары белән дә кызыксындык.
– Хәзерге көндә төп максатым – укуымны уңышлы тәмамлау. Киләчәктә хезмәт юлымны юриспруденция һөнәре белән бәйләп, шул юнәлештә эшләрмен дип ышанам. Мин бик аралашучан кеше буларак, төрле проектлар төзү, чаралар оештырырга, фотога төшерергә һәм аларны эшкәртергә яратам, спорт белән шөгыльләнәм, иртә-кич йөгерәм, шуңа төрле зур масштаблы чаралар оештыру эшендә дә үземне сынап карыйсым килә, – дип сөйләде ул.
Җәзилә Сөрмәтованы дәрәҗәле исемнәргә ирешүе белән котлап, укуында уңышлар, яңадан-яңа олы казанышлар телибез.
Рәүфә КАНГАЗИНА
Чыганак: yanarish72.ru