Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә үткән халыкара туган тел көненә багышланган “И туган тел, и матур тел” дигән шигърият бәйгесендә йөздән артык катнашучылар туган телләрендә танылган шагыйрь-шагыйрәләребезнең шигырьләрен сөйләделәр. Бирегә мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан шигырь яратучылар җыелган иде. Рус, татар, себертатар, үзбәк, әзербайҗан телләрендә төрле темаларга шигырь сөйләүчеләр арасыннан оста, сәнгатьле укучыларны билгеләде жюри әгъзалары.
4-7 яшькәчә катнашучылардан беренче урынны Сафинә Маметова (7 нче балалар бакчасы), икенче урынны Азалия Моратова(40 балалар бакчасы), өченче урынны Карина Искәндәрова (10 нчы балалар бакчасыннан) алды.
8-12 яшькәчә мәктәп яшьтәге катнашучылардан беренче урынга Камилә Барсукова(Вәчир мәктәбе), икенче урынга Алешан Хәбибуллина(Тубыл шәһәренең уникенче мәктәп укучысы), өченче урынга Азалия Абуталипова чыкты(өлкә себертатарлары милли мәдәни автономиясы).
13-17 яшькәчә шигырь яратучы катанашучылардан беренче урынга Ләйсән Гарифуллина( Ворогушино мәктәбе), икенче урынга Земфира Вәлеева (унбишенче этномәдәни компонентлы мәктәп), өченче урынга Альберт Көлмаметов (уникенче мәктәп) лаеклы булды.
30 яшьтән һәм өлкән яшьтәге шигырь сөйләүче нәфис сүз осталарының чыгышларын залда утыручы тамашачылар күз яшьләре белән тыңладылар.
Беренче урынга лаеклы булган Римма Шәрипова герой-шагыйрь Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укыганда күпләрнең күзләренә яшь килде. Габдулла Тукайның сәхнәләштереп “Су анасын” сөйләгән Зөлхәйдә Сәйдуллинага да беренче урын бирелде. Икенче урынга Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” хикәясеннән өзекне сөйләгән Розалия Корманалиева, өченче урынга Гөләрә Шәрипованың “Зарланмагыз”дигән шигырен сөйләгән Мәфрүзә Мортазина лаек булды.
Ел саен үткәрелгән шигърият бәйгесенең дәрәҗәсе күтәрелә, катнашучыларның саны да арта бара. Быел нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау жюри әгъзаларына җиңел булмады. 4-7 яшькәчә шигырь сөйләүче катнашучыларның саны күп булды. Балаларның күпчелеге Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк”, “И туган тел, и матур тел” шигырен сайлаганнар. Алар образга кереп, ихлас күңелләре белән, милли киемнәрдә чыгыш ясадылар. Матур, мәгънәле, эчтәлекле, тардициягә әверелгән шигърият бәйгесендә Муса Җәлил, Габдулла Тукай, җирле авторлардан Булат Сөләймановның, Галия Абайдуллинаның иҗатыннан алынган шигырьләр яңгырады. Чараны оештыручы Розалия Корманалиева:”Быел актив катнашкан балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә, Вәчир мәктәбе укытучысы Гөлшат Турышевага, Тубыл шәһәренең унҗиденче мәктәбендә татар теле әдәбиятын укыткан Танзиля Тимкановага, унбишенче мәктәп укытучысы Банисә Ниязовага, татар теле һәм әдәбияты укытылмаган мәктәпләрдән катнашучы балаларга, аларның әти-әниләренә рәхмәтләребезне юллыйбыз,”-дип сөйләде.
Жюри рәисе тарих фәннәр кандидаты, себертатар телен белгән Зәйтүнә Тычинских катнашучыларны, җиңүчеләрне котлап, җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерде. Туган телгә, әдәбиятка кызыксыну уяткан бәйгедә үлмәс шигырьләр калдырган, татар һәм башка милләт балалары да белгән шагыйрьләребез Муса Җәлилнең тууына 115 ел, ГабдуллаТукайның тууына апрель аенда 135 ел булганы турында сөйләде. Жюри әгъзасы Тубыл пединститутының рус татар бүлеген тәмамлаган Фәннүр хәзрәт Казыймов:”Бәйгедә мин яраткан укытучыларым Флера апа Сәйфуллинаны, Клим абый Садыйковны исемә төшереп, рәхмәтләр әйтеп утырдым. Бәйгедә дөнья мәшәкатьләрен онытып, яраткан шагыйрь-шагыйрьләребезнең шигырьләрен тыңладык. Шигьрият бәйгесендә катнашучылар, тыңлаучылар да бер дулкында булдык. Мактауга лаеклы шигырь сөйләүчеләр күп булды. Аларның арасыннан иң яхшылары сайланды. Оештыручыларга, катнашучы балаларга киләчәктә дә уңышлар телим. Бәйгедә катнашучы бер бала да игътибарсыз калмады, диплом һәм бүләк алды,”-дип нәтиҗә ясады.
Римма Умитбаева
Тубыл