Самарның “Яктылык” мәктәбендә өлкәнең урыс мәктәпләрендә укучы балалар арасында татар теле буенча олимпиада уздырылды. Чарада Самара, Тольятти, Сызрань шәһәрләре мәктәпләрендә белем алучы балалар катнашты.

Язма эш. Монысы инде БДИга ошатып эшләнгән иде.
Аннары һәр бала үзе теләгән шигырьне сөйләде. Монда инде укучының сәнгати осталыгы да күз алдында торды.
Өченчесе – залдагы халык алдында бирелгән сорауларга татарча җавап тоту булды.
Әйтергә кирәк, монысы иң авыры, чөнки монда уйлап торырга вакыт юк.
Һәр юнәлештә баллар куелып барды.Әлбәттә, номинацияләр күп иде.
Иң кечкенә бала – ул Самардан Самат Мәхмүтов булды, Гаиләдә әти-әнисе тик татар телендә генә аралашалар. Бәйгедә катнашкан ике балалары да, тик мактауга гына лаеклар.

Кайбер балалар шигырь белән берлектә әле җырлар да әзерләп килгәннәр.
Дөрес, җырлар өчен баллар куелмады. Дәрәҗәле урыннарны алганнарга зур бүләкләр бирелсә, бәйгегә килгән һәр баланың кулына берәр букча бүләк тоттырдылар. 11нче сыйныфлар арасында Тольяттидан килгән Наил Исхаковка тиңнәр булмады. Озын буйлы сөйкемле егет язма эше буенча да иң зур балны җыйган, шигырьне дә оста 
Барлык балалар да шундый шигъри юллар тапканнар ки, кызыл сызык булып бер идея ята: “Без барыбыз да татарлар”.
Шамил Баһаутдин, Самара шәһәре.
www.tatarlarsamara.org