“Бердәмлек»кә — егерме биш яшь! Чирек гасыр! Ничек тиз үтә бу гомер дигәннәре! Эш кызыклы, ә тормыш вакыйгаларга бай булганда көн артыннан көн үткәнен сизмисең дә икән. “Бердәмлек”кә эшкә урнашканда минем дә яшем чак кына утыздан узган иде. Ә хәзер… хәзер инде “Бердәмлек”кә дә 25 яшь!
Газетабыз турында: “Бу әле тернәкләнеп, аякка басып килүче басма гына”, — дип әйтеп булмый. Ул укучылар, башка матбугат чаралары арасында абруй казанып өлгерде, уз укучысын, юнәлешен, телен тапкан басмага әверелде. Интернеттагы “Матбугат.ру”, “Самар татарлары”, “Дуслык” сайтларында безнең мәкаләләр эленә башлагач, Самара өлкәсендә генә түгел, аларны Россиянең, хәтта дөньяның төрле почмакларында да укый башладылар. Уку гынамы! Мә¬калә астына әллә ниләр язып үз фикерләрен, ачуларын, хуплауларын белдереп торалар. Бу инде ике яклы элемтә дип атала, һәм шуның белән кызыклы да. Интернетта автор гына түгел, укучы да үз фикерен әйтә ала хәзер.
Зурмы, кечкенәме, ләкин юбилей алдыннан бераз үзебезне күрсәтеп, уңышлар белән мактанып, кимчелекләребездән көлеп алырлыгыбыз бар.
1989 елда, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оешканнан соң, шәһәребезнең “Яшьләр йорты”нда (хәзер ул юк инде) узган утырышларның берсендә татар телендә газета чыга¬ру турында фикер туа һәм инициатив төркем оештырыла. Озак уйлашканнан соң газета¬га “Бердәмлек” дигән бик матур исем дә табыла.
Газетаның чишмә башында торучылар, аны оеш¬тыруга күп көч куйган кешеләр ара¬сында төбәгебезнең бе¬ренче мәшһүр татары Равил абый Яһүдин (мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын), «Туган тел» җәмгыятенең ул чактагы активистлары Рәшит Абдуллов, Шамил Әхмәров, Мансур Ямалетдиновларны, һичшиксез, беренчеләр дип атыйбыз. Мансур ага газета ачу мәшәкатьләре турында болайрак сөйләгән иде:
– 1989 елда «Туган тел» татар җәмгыятенең беренче зур җыелышы булды. Шунда мин Рәфгать әфәнде Әһлиуллиннан татар газетасы чыгару идеясе турында ишеттем дә инде. Без барыбыз да бу фикерне хупладык, әлбәттә. Ә Сабан туенда төбәгебезнең беренче мәшһүр татары, эшкуар Равил Яһүдин һәм рус газетасында эшләүче журналист Шамил Галимов белән халыктан: «Безгә татар газетасы кирәкме?» — дигән сорауга, кул куйдырып йөрдек.
Биш йөз кешедән уңай җавап алганнан соң, икенче көнне үк мин өлкә партия комитетының җаваплы кешеләре белән элемтәгә кереп, аларга өлкә үзәгендә татар газетасын, радиосын оештыру, татар мәктәбен ачу теләгебез булуы турында җиткердем. Бу мәсьәләне хәл итү идеология буенча җаваплы өлкә комитеты секретаре Деревякинга йөкләнде, рөхсәт сорап Мәскәүгә хат язылды. Уңай җавап килгәч, эшләребез җайланып китте. Партия өлкә комитеты һәм халык депутатларының өлкә башкарма комитеты да шулай ук үзләренең ризалыкларын бирделәр.
Менә бу шатлыклы көн килеп тә җитте — февраль азакларында өлкә Советы утырышында Самарада татар гзетасы чыгару турында карар кабул ителде. Шул вакытта ук инде Рәфгать әфәндегә яңа редакциягә кәгазь, техника, хезмәткәрләр табу проблемалары белән бик күп йөрергә туры килгән иде. 25 апрельдә, ниһаять, озак көтеп алган «Бердәмлег»ебезнең беренче саны дөнья күрде…
Газетаның беренче хезмәткәрләрен — хәбәрчеләр Шамил Галимов, Идеал Галәветдинов, Мөхтәр Сафиуллин (ул да мәрхүм), машинисткалар Мария Йосыпова һәм Вәсилә Росоловскаяны (ул да күптән вафат) да атап үтмичә ярамый.
Идеал Муса улы беренче елларда үзләренең авыллар, районнар буйлап йөреп, халыкны газетага язылырга өндәүләре турында болай сөйли:
– Газетабызны укучы булмаса, аның файдасы булмаганын без яхшы аңлый идек. Шуңа күрә татар концертларында, төрле җыелышларда “Бердәмлек”кә язылу оештыра башладык. Рәфгать Нәбиулла улы белән бергә Похвистнево якларына командировкага баруыбызны әле дә хәтерлим. Гали авылы Мәдәният йортына аның җитәкчесе Асия ханым Әхмәдиева шактый гына халыкны җыйган иде. Рәфгать Нәбиулла улы газетабыз турында сөйләде, ә мин тальян гармунымда милли көйләр башкарып, аның сөйләгәннәренә дәрт өстәп тордым… Мондый очрашулар алга таба да еш булды, халкыбыз уянып, газетабызга күпләп языла башлады, безгә хат-хәбәрләр яудырды…
Соңрак коллективка Шамил Баһаутдинов, Минзакир Нуретдинов, Розалия Хәлилуллова, Фәния Шәфигуллина, Зәйнәп Әһлиуллиналар килеп кушыла. Бу хезмәткәрләребезне “Бердәмлек”нең беренче дулкыны дип атарга буладыр. Ә икенче дулкын яшьрәк иде — Исхак Апанаев, Эльмира Шәвәлиева, Рушания Ситдыйкова, Гөлнара Гәрәева….
Заманалар үзгәргән саен, газетага хөкүмәт ярдәме кими барды, акча саеккан саен коллектив та кечерәйде: кемдер акчалырак эш табып китте, кемдер лаеклы ялга чыкты. Шулай итеп газетага өченче дулкын да бәреп керде. Алар арасында Наилә Низамова, Руфия Низаметдинова, Миләүшә Газимова һәм Римма Нуретдинова кебек бөтенләй яшь кенә кызлар бар иде. Әйе, әйе, 2000 еллар башында Самараның педагогия университетында татар группасында укып чыккан кызларның бер өлеше “Яктылык” татар мәктәбендә эш тапса, берничәсе “Бердәмлек”тә эшләп карады.
Ә менә баш мөхәррир итеп “Волжская коммуна”, “Волжская новь” газеталарында эшләп тәҗрибә туплаган журналист Рәфгать Әһлиуллин 25 ел элек “Бердәмлек”нең руле артында ничек баскан булса, ул әле дә шунда. Тик коллектив кына бөтенләй кечерәйде – хәбәрчеләребез хәзер бары тик өчәү генә – Нурсинә Хәкимова, Алия Арсланова һәм Эльмира Варфоломеева — Шәвәлиева.
«Бердәмлек» үзенең авторлары, даими язып торучы штаттан тыш хәбәрчеләре белән көчле. Безнең елъязмабызны чирек гасыр эчендә йөзләрчә авторларыбыз язды. Аларга әле дә яңадан-яңа исемнәр өстәлеп тора. Менә күптән түгел генә Гали авылында яшәүче София Сәлимова да берсеннән-берсе матур мәкаләләр җибәрә башлады. Шул ук авылдан күптәнге авторыбыз Саимә апа Морзаханова да, Камышлыдан — Фәния Кәримова һәм Рәисә Төхбәтшина да, Мәчәләйдән Шамил Мамышев та авылларындагы бөтен хәбәрләрне безгә җиткереп торалар. Ә Саимә апа әле шигырьләр дә, ачы язмышлы кешеләр турында хикәяләр дә язып куандыра.
Әлбәттә инде, кыйблабызны билгеләүче, язмаларның орлыгын кибәгеннән аеручы, газета чыгару өчен тиешле күләмдә акча табучы һәм башка, һәм башка күп эшләрне, күп кешеләрне күз алдында тотучы шәхесебез, ул, әлбәттә, — баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин.
«Бердәмлек» ул — Рәфгать Әһлиуллинның тормыш җимеше. Шуңа күрәдер дә бик авыр чакларда да ул газета ябылыр дигән уйны башына да китерми, киресенчә, «Һәр җан иясе үз ризыгы белән туа»,— дип, газетабызны җан иясенә тиңли, «Ходай ризыгыбыздан калдырмас»,— дип, бездә дәрт уята. “Шушы 25 ел эчендә газетаның юнәлеше үзгәрдеме?“ — дигән сорауга ул:
– Газетабызның беренче санында дөнья күргән баш мәкаләбездә: «Без, КПСС платформасы тарафыннан каралган позицияләрдә, һичшиксез, нык торачакбыз. Безнең өчен бүген иң якын аңлатмалар — хәбәрдарлык, демократия, үзгәртеп кору. Шуңа күрә «Бердәмлек»нең төп девизы итеп «Халыкларның ирекле үсеше белән туган ил куәтле» дигән сүзләрне сайладык та инде. Алар кыйблабызны һәрчак күрсәтеп торырлар дип ышанабыз», — дигән сүзләр язылган иде. Шул девиз егерме биш ел инде газетабызның исеме өстендә язылып бара. Башта коммунистлар партиясе, ан¬нан халык депутатларының өлкә Советы таратылып, илдә нинди генә вәзгыять булуга да карамастан, уңга-сулга тайпылмыйча, шул бер юнәлештә барабыз. Дөрестән дә, ирекле үсеш булганда гына төрле милләт вәкилләре үзара дус, тату яшәячәкләр. Илебез дә, һичшиксез, көч-куәт алыр.
Бүген, бөтен газеталарның да диярлек тиражлары коточкыч рәвештә аска тәгәрәгәндә, “Бердәмлек”нең үз кыйбласы һәм аның белән бер сафта атлап баручы өч меңнән артык укучысы бар. Без алар белән тыгыз элемтәдә яшибез. Сабан туйларында, татар концертларында иң тугры укучыларыбыз газетага яздырып утыручы хезмәткәрләребезне табып алып, акыллы фикерләрен, яхшы теләкләрен, тәнкыйть сүзләрен әйтеп китәләр, редакциягә хатлар язып үзләренең каләм үткенлеген сынап карыйлар. Без моңа тик куанабыз гына. Ачулансалар да, мактасалар да, без укучыларыбызга бик рәхмәтле. Тик битараф кына булмасыннар!
…Әйе. Кеше өчен 25 ел — бик зур гомер. Ә газета өчен берни дә түгел. “Бердәмлек” кат-кат яшәреп яшәр дә яшәр әле. Газиз ана телебез, туган илебез, гореф-гадәтләребез яшәсен өчен яшәр ул.
Мәкаләне “Бердәмлек” тә төрле елларда басылган язмалар буенча
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
«Бердәмлек».