tatruen
Баш бит / Рәсми басма / “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!”
“Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!”

“Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!”

Бөтендөнья татар конгрессы һәм бөтен татар дөньясының эше 2022 елда “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә” шигаре астында оештырылачак. Агымдагы елның 1 декабренә билгеләнгән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы барышында әлеге тәкъдимне раслау планлаштырыла.

Утырышта 2021 елгы эшкә йомгак ясалачак һәм киләсе елга эш планы төзеләчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда оешманың 30 еллык юбилее була. Әлеге дата кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездын үткәрү көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*