Ярославль шәһәрендәге татар хатын-кызлары берләшә башлады.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы уздырган мастер-класста Ярославль шәһәреннән Асия ханым Рахматуллина да катнашкан иде. Казаннан кайткач ул “Нур” татар оешмасында киңәшмә уздырып кайбер фикерләре белән уртаклашкач, оешма җитәкчесе Ясәви Хазипов татар хатын-кызлары оешмасын уздыру теләген хуплап чыга. ”Нур”ның кайбер әгъзалары тарафыннан хатын-кызлар клубы оештырырга теләү күптән яшәп килә иде, башлап җибәрегез, катнашучыларны билгеләгез”, – дип белдертә үз фикерен Ясәви әфәнде. Асия ханым оештыру комитетын булдырып, катнашырга теләүчеләрне барлап эшкә тотына.

Әйтергә кирәк, Ландыш ханым икенче ел инде өлкәннәр группасында татар телен укыта. Аның сүзләренә караганда, укучылар арасында бик уңган, тырыш, татар телен бик теләп өйрәнүче зур яшьтәге апалар да бар. Узган елны Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен сәхнәләштерәләр. Бу чыннан да, Ярославль җирлегендә беренче тапкыр куелган татар театры була. “Бу 3 ай уку нәтиҗәсе генә, –ди Ландыш ханым. – Ә март-апрель айларында Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасын куйсак әйбәт булыр дип торам. Укучыларымда җырлар өйрәнү теләге бик көчле. Без мәчет мәдрәсәсендә укыганлыктан (анда җырларга ярамый) бу хыялны тормышка ашыра алмыйбыз. Эшләребез әкренләп алга бара, безне бары тик даими җыелу урыны булмау борчый”.