Казанда Россия этнологларының һәм антропологларының XIII конгрессы булып узды. Безгә ул беренче чиратта 2020 елда үткәреләчәк халык санын алуга бәйле булуы белән әһәмиятле. Шул уңайдан конгресс эшендә катнашкан күренекле этнолог, тарих фәннәре докторы Дамир ИСХАКОВ белән әңгәмә кордык.
– Берничә ел элек редакциябезгә Уфадан сәер генә хат килгән иде. Анда автор Башкортстандагы милли вәзгыятьне – татар-башкорт уртак никахларының шактый күп булуын исәпкә алып, татбаш яки баштат дигән яңа милләт булдырырга тәкъдим иткән иде. Ишетүебезчә, конгресс вакытында Россия Фәнннәр академиясендәге Этнология һәм антропология институтының фәнни җитәкчесе, Россия этнологлары һәм антропологлары берләшмәсе рәисе Валерий Тишков та, әлеге тәкъдимне хуплап, халык саны алу кәгазьләренә “татар-башкорт” графасы кертелер, шәт, дигән.
– Дөресен әйткәндә, бу яңа нәрсә түгел. Ул элек тә әйтелгәли иде, әмма рәсмиләштерелмәгән, халыклар исемлегендә андый категория юк. Татарны кырык бишкә бүләргә уйлаган теге вакытта да мондый төшенчәне кертмәделәр. Ләкин чынлыкта тормышта мондый категория бар. Мәсәлән, 1986 елны Башкортстанда бер этнологик тикшерү үткәрелде. Аңа тарих фәннәре докторы Владимир Пименов җитәкчелек итте. Шул тикшерү вакытында Башкортстандагы башкортларның өчтән бере татарлар белән уртак никахта торуы ачыкланган. Монда кызыклы моментлар ачыклана. Әйтик, көнбатыш башкорт белән татар уртак никахка кергәндә татбаш дигән яңа милләт тумый, татар дигән милләт барлыкка килә.
– Көнбатыш Башкортстанда яшәүчеләр татар бит инде.
– Башкортлар да бар. Әмма мәдәниятләре һәм телләре бик якын булу сәбәпле, бу ике төркем бер-берсенә бик якыная да, татар милләтенең оешуы, туплануы дәвам итә. Хәзер шушындый төркемне җан исәбе алу кәгазьләренә аерым графа итеп кертү турында сүз бара. “Халык саны алу вакытында, чынлап та, үзләрен ике милләткә – татарга һәм башкортка да керткән кешеләр булган. Хәзер шуны легальләштермәкчеләр”, – дип аңлатты моны бер төркем этнологлар.
– Бу теләк тормышка ашса, Башкортстанда татар да, башкорт та кимеячәк бит.
– Анысы да бар. Монда Тишковның конструкторлык тарафдары икәнен истән чыгармаска кирәк. Имеш, милләтләрне үзең теләгәнчә, җыеп-таркатып, кушып була. Россияннар милләте булдыру өчен, башка милләтләрне урыс халкы эчендә “эретергә” кирәк, дип исәпли ул. Шул эретүнең бер ысулы – татбаш кебек шушындый арадаш төркемнәр китереп чыгару. Алар, татарга да, башкортка да каршы чыкмыйбыз; халыкны исәпкә алгач, соңыннан, бу кешеләрне үзегезгә кертә яки чыгара аласыз, ди. Ягъни милләтләрне Рубик кубигы кебек ясалма бер конструкция итеп карыйлар. Мин секция утырышында да, конгрессның йомгаклау җыелышында да бу яңа төшенчәгә каршы чыктым. Хикмәт бит мондый төркемнең булу-булмавында түгел. Әйе, реаль тормышта андый төркемнәр бар. Ләкин исәпкә алсаң, алар аерым этник массив булып чыга. Этник массив булгач, тора-бара аларның үз мәнфәгатьләре барлыкка килә. Мондыйлар ике йөз, өч йөз мең кеше җыелырга мөмкин. Милли йөзе булган мондый шәхесләрнең балаларын нинди телдә укытачакбыз, кебек сораулар туачак. Әйтик, бу ике төркем вәкилләре дә бер үк авылда яши. Ул авылда бер генә мәктәп. Мәктәпне берничек тә ике өлешкә бүлә алмыйсың. Башкортстанга Татарстан хакимиятләре керә алмый. Башкортстан хакимиятләре, башкорт милли даирәләре: “Безнең өлеш булгач, болар башкорт телендә укырга тиеш”, – дип әйтергә мөмкин. Ә икенче тараф: “Татбаш булгач, барыбер балаларыбызның ярты өлеше татар булып кала. Бу – татар мәдәнияте мохите, алар татарча укырга тиеш”, – дип белдерәчәк. Шулай ясалма конфликт китереп чыгарачакбыз.
– Сез чыгыш ясагач, җавап бирүче булдымы?
– Росстаттан рәсми документлар килде, алар 2010 елдагы кебек эшләнгән, дип белдерде. Анда мондый категория юк. 2002дәге барча категория-төркемнәр бар. Ул вакытта безне 45 төркемгә бүлмәкчеләр иде. Чынлыкта бу омтылышлар расланмады. Бүленеп чыккан төркемнәр бик аз булды. Болар – әллә ни ишле булмаган себер татарлары, әстерхан татарлары, керәшеннәр, ногайбәкләр. Чынбарлыкта бүленергә теләүче әстерхан татарлары 2010 елда калмады диярлек. Бик аз гына мишәр дигән төркем бар. Анда җиде йөз чамасы кеше. Бәлкем Тишковның теләген исәпкә алып, соңрак бу категорияне кертерләр. Әле бит һәр халык саны алу алдыннан исәпкә алучылар (переписчиклар) өчен методик материаллар әзерлиләр. Йомгаклау утырышында Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев та, без элек булган категорияләрне тагын да ваклауга, “эретү”гә каршы, дип әйтте. Чынлыкта Татарстан хөкүмәтенең карашы бу. Халыкны исәпкә алу мәсьәләсе генә түгел, сәяси мәсьәлә бу. Болай эшләгәндә яңа сәяси вәзгыять туачак. Миңа калса, татар-башкорт дигән категория китереп чыгарсалар, бу ике арадагы аңлашылмаучылыкларны тагын да көчәйтәчәк. Бәлкем бу хәзерге шартларда Мәскәүдәге кайбер көчләргә файдалыдыр. Чөнки төбәкләрне эреләндерү мәсьәләсе, теоретик рәвештә булса да, һаман көн тәртибендә тора.
Рәшит Минһаҗ