tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без дә диктант яздык
Без дә диктант яздык

Без дә диктант яздык

Бу көннәрдә төрле тарафларда сибелеп яшәүче милләттәшләребез инде күркәм традициягә әйләнгән Дөньякүләм “Татарча диктант яз” акциясенә кушылып, бер дулкында яшиләр. Без, Бәләбәй татарлары да, ана телебезгә ихтирам күрсәтеп, яратуыбызны белдереп, 9 ноябрьдә шәһәрнең тарихи мәчетендә диктант язарга җыелдык.

Диктантны әйтеп яздыручы – Башкортстанның атказанган укытучысы, татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Нәзир кызы Фәттахова чараны чын ана теле дәресенә әйләндерде. Диктант тексты итеп олуг язучыбыз Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәреннән өзек сайланганга күрә, ул башта язучының тормыш юлына, иҗатына тукталды, онытыла төшкән белемнәребезне яңартты.
Бүген әдәбият дәресләрендә бу халык язучысының да матур иҗаты өйрәнелмәве җәһәтеннән борчылуын белдерде. Аның искиткеч әсәреннән сайланган шушы зур булмаган өзек кенә дә язучы иҗатының нинди камил, нәфис, гомумән, татар әдәби телебезнең нинди моңлы, бай булуын ачык чагылдыра. Бүгенге укучыларыбызның татар әдипләренең дөнья әдәбиятында лаеклы урын алырдай әсәрләрен өйрәнүдән мәхрүм булуы аяныч …

Диктант язу, кыен сүзләрнең дөрес язылышын искә төшерү, фикерләшү күңелле мәктәп елларын, тырышып-тырышып диктант язган чакларны, кайчак бер генә хата ясап, “4” ле генә алган чакларны искә төшерде. Диктантны әйбәт язу өчен кагыйдәләрне белү генә түгел, ишетү сәләтеңнең яхшы булуы да мөһим. Хәтерлим, безнең класста бер кызыбыз бер кагыйдәне дә юньләп белми, дәресләрдә сөйләгәндә дә әллә кем түгел, әмма диктантларны шәп яза иде.

Люзия Нәзир кызы “укучыларның” төрле яшьтә, төрле һөнәр ияләре яки хаклы ялда булуларын да исәпкә алды, һәркемгә игътибарлыбулды.
Әлегә диктантны нинди билгегә язуыбыз билгеле түгел. Әмма моннан бигрәк, без-татарларның бергә җыелуы, матур туган телебезгә бергә соклануыбыз, бергә чын татар дөньясында яшәп алуыбыз мөһим. Тарихи мәчет үзе генә дә күңелне тартып торган изге, мәрхәмәтле урын бит ул.

Быелгы акциянең яңалыгы Бөтендөнья татар яшьләре форумының “Татарча диктант” акциясендә катнашкан һәркемгә Рәхмәт хаты булдыруы. Әле аны Райнур Хәсәновның имзалавы да безнең өчен сөенеч, чөнки Райнур Бәләбәй татар гимназиясен тәмамлаган.
***
Тарихчы милләттәшебез Нурмөхәммәт Хөсәеновның татар тарихыннан яңа мәгълүматлар бирүе, “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы хезмәткәре Зәйфә Салихованың газетага язылырга өндәве, бергәләп сыйлы табын артында чәй эчү диктант язу чарасының дәвамы булды.

Татарча бәйрәм кебек кабул ителгән диктант язу көнен истә калырлык итеп оештыручыларга, Люзия Нәзир кызына, мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиевка, акциядә катнашучыларның барсына да рәхмәт!
Милли җанлы улларың һәм кызларың өчен рәхмәт сиңа, халкым!

Зәйфә Салихова.
Фәнил Зарипов фотолары

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*