Бүген Башкортстанда Татарстан көннәре башланды. Чара БАССРның 100 еллыгына багышлана һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров катнашында үтә.
Бу тарихи вакыйга булачак, – ди Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин. – Соңгы тапкыр мондый чара 1988 елда үткәрелгән иде. Монысы күрше төбәкләр арасында мәдәнияттән алып сәнәгатькә кадәр бик күп юнәлешләр буенча үсеш ноктасына әвереләчәк. Башкортстанга Татарстаннан 500 кешелек делегация чакырулы. Моңарчы бу кадәр кунак каршы алганнары булмаган әле.
Чарага әзерлек эшенә узган елның апрелендә үк тотынганнар. Бу – ике еллык концепция. Быел БАССРның 100 еллыгы уңаеннан Башкортстанда Татарстан көннәре үткәрелсә киләсе елда Татарстанда Башкортстан көннәре узар дип көтелә. ТАССРның 100 еллыгына әнә шундый бүләк ясарга җыеналар.
“Әлегә ике арада хөкүмәт дәрәҗәсендә сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров кул куячак. Соңгы тапкыр мондый килешү 2010 елда имзаланган иде. Татарстан белән Башкортстан арасында тәүге тапкыр бизнес-форум да узачак. Форумның пленар утырышында тормышның төрле өлкәләренә кагылышлы унбишләп килешү имзаланачак. Соңрак сөйләшү “түгәрәк өстәл”ләрдә дәвам итәчәк. Чара кысасында Татарстанның сәнәгать мөмкинлекләрен тәкъдим итүче күргәзмә дә эшләячәк. КамАЗ, Казан вертолет заводы, “РариТЭК Холдинг” кебек республиканың зур предприятиеләре җитәкчеләре чыгыш ясаячак. Биредә үк Татарстан белән Башкортстанның туризм мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәкләр”.
”Гомумән, рәсми чаралар ике арадагы хезмәттәшлекне арттыру, тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән”, – диде Татарстанның Башкортстандагы вәкиле. Татарстан көннәре ике халыкның сәнәгатен берләштергән концерт, күргәзмәләр белән дә истә калачак. Башкортстанда Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән очрашачак. Спорт сөючеләр өчен “Салават Юлаев” белән “Урицкий” командалары ветераннары матчы да көтелә.
– Дөньяда татар белән башкорт кебек бер-берсенә якын булган тагын ике халык бармы икән, минем күргәнем юк, – ди Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев. – Татар белән башкорт халкы гомер-гомергә аерылгысыз булып яшәгән. Татарстан белән Башкортстан Россиядә иң куәтле республикалар булып санала. Ике халыкны бер-берсеннән башка күз алдына да китереп булмый. Чөнки без икътисади яктан һәм күршеләр булуыбыз белән генә түгел, рухи яктан да берләшкән. Моннан 31 ел элек Татарстан белән Башкортстан арасында әдәбият һәм сәнгать атналыгы үткәрелгән иде. Бу көннәрдә традицияләр яңартылачак. Без моны хуплыйбыз. Чөнки бер-беребез белән аралашып тормасак, эч серләребезне бүлешмәсәк, тәҗрибә уртаклашмасак, акрын-акрын көчсезләнергә дә мөмкинбез.
Разил Вәлиев әйтүенчә, безнең элемтәләр беркайчан да өзелмәде.
– Язучылар аралашты, театрларыбыз гастрольләргә йөреште. Без тәҗрибә уртаклашып тордык. Әмма рәсми аралашу да бар. Бу чара ике республиканы тагын да якынайтачак. Бу – бик тә кирәкле һәм сәяси дәрәҗәдәге чара”, – ди Дәүләт Советы депутаты.
Сәнгать әһелләре өчен икеләтә истәлекле әле ул. Татарстан көннәре кысасында үткәрелүче иң мөһим вакыйгаларның берсе – Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак.
– Иҗтимагый оешма вәкилләре моңа кадәр үк Башкортстанда Тукайга һәйкәл кую теләге белән янып йөрде. Тик гел ниндидер кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, эш урыныннан кузгалмады. Теләкне чынга ашырырга Башкортстан хакимияте булышты. Мәсьәләнең финанс ягын да үзләре хәл иттеләр. Барлык халык исеменнән бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Өч ай эчендә “Нур” театры каршындагы мәйданда биеклеге сигез метрга җиткән һәйкәл калкып чыкты. Бронза сынны Мәскәүдә койдылар. Җәй көне һәйкәлнең тирә-юне дә төзекләндереләчәк, – ди Ранэль Зиннәтуллин. Разил Вәлиев фикеренчә, Габдулла Тукайны татар халкы ничек якын күрсә, башкортлар да шулай ук үз итә. “Бу – Башкортстанда яшәүче бер миллионнан артык татарга, гомумән, күрше республикада гомер итүче һәркемгә зур бүләк”, – ди ул.
Эльвира Вәлиева