tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без һәрвакыт яшь күңелле
Без һәрвакыт яшь күңелле

Без һәрвакыт яшь күңелле

Яңа Малыклы районы Өчкаен авылы мәдәният йортында өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү көне уңаеннан “Без һәрвакыт яшь күңелле” дип исемләнгән бәйрәм чарасы гөрләп узды.

Анда хезмәт ветераннары, гомер юлларын авыл тормышы белән бәйләп, лаеклы ялга чыккан авылдашларыбыз катнашты. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар – бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган буын вәкилләре. Без аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы бөтенләй булмаган бит. Аны сугыш тартып алган һәм ачлык-ялангачлык, сугыштан соңгы хәерчелек үзәкләренә үткән, теңкәләренә тигән… Сугыштан соңгы авырлыкларны үз иңнәреңдә күтәргән, колхоз нужасын кечкенә чактан ук тәртәгә җигелеп тарткан әти-әниләребез, апаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, олы хөрмәткә лаек.

Сания апа Аглиева, Рауза апа Гилязетдинова, Гыйлемзадә апа Галиуллина, Ханифә апа Миннекаева, Найлә апа Ганиева, Оркыя апа Бадыгова, Минҗиян апа Габайдуллина, хезмәт алдынгылары буларак, гомер буе колхоз фермасында сыер сауганнар. Тормышыбыз яхшы, матур булсын өчен көнне төнгә ялгап эшләгәннәр. Шушы тырыш хезмәт нәтиҗәләре безгә саулыкта, тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирде.

Көннең яктылыгы – кояшта,

Күкнең матурлыгы – йолдызларда,

Җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда.

Шушы бәйрәм көнне елмаеп баккан кояшның матурлыгы, табигатьнең самимилеге өлкән кешеләребезгә шатлык-сөенечләр, тән сихәте, җан тынычлыгы, өйләренә иминлек алып килсен иде.

Авылыбыз абыстае Халидә апа Фәхриева бәйрәмебезне башлап, Коръәни-Кәримнән сүрәләр һәм аятьләр укыды һәм ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, СВО зонасында хезмәт итүче ир-егетләребезнең җиңү шатлыгы белән гаиләләренә исән-сау кайтуларын теләп дога кылдырды.

Ә мәдәният йорты мөдире Гомәр Сагиров өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомер, бәхетле картлык теләде. Бүген барлык борчуларыгызны, сызлануларыгызны, өй эшләрегезне онытып, рәхәтләнеп ял итегез, яшьтәшләрегез белән аралашыгыз, диде ул.

Аннары Өчкаен авылы сәхнә йолдызы Наҗия апа Галеева өлкән буын вәкилләрен дәртле вә моңлы җырлары белән сөендерде.

Шатлыклы һәм истәлекле очрашу милли ризыклардан әзерләнгән чәй табыны артында тәмамланды.

Һәрчак яшь булыгыз әле,

Килик кабат – яңадан.

Раббым насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан.

Әнисә НЕТФУЛЛИНА,

Өчкаен авылы китапханәчесе

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*