Зур Сәрдек — шәхесләргә, талантларга искиткеч бай авыл. Без — геройлы халык, безнең үз героебыз — Камил Шакиров бар! Авылыбыздан чыккан атказанган укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, табиблар, фән эшлеклеләре, галимнәр, юристлар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Без — Зур Сәрдек авылы егете, районыбыздан бердәнбер Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Газинур Моратлы авыл. Әйе, зур горурлык хисе белән, курыкмыйча әйтә алабыз: «Без — шагыйрьле халык!»
Газинур Морат — үзенә генә хас шигъри алымнарга ия булган, кыю фикерле, әйтәсен өздереп әйтүче романтик рухлы, бер ук вакытта заманча публицистик яңгырашлы поэзия тарафдары. Заманның иҗтимагый мәсьәләләренә багышланган әсәрләрендә халыкка әйтәсе сүзләрен шигъри юлларында оста тасвирлап җиткерә белгән гаҗәеп тирән мәгънәле, юморга бай әсәрләр авторы ул.
Быел үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтүче Газинур Моратов бу көннәрдә туган авылы гимназиясенә укучылар белән очрашуга кайтты. Инде берничә ел рәттән уздырылучы Газинур Морат исемендәге «Без — шагыйрьле халык!» шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең йомгаклау турына шагыйрьнең үзе килүе гимназия укучыларына зур бүләк булды. Чыгыш ясаучы һәр укучыны Газинур Васыйкъ улы бүләк-китап белән хөрмәтләде. Шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, бәйгедә катнашучы укучыларга, аларны бәйгегә әзерләгән җитәкчеләренә олы рәхмәтен җиткерде.
Авылдашыбыз кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган «Тылсымлы тел», «Ачык дәрес», «Әкияткә ышанмаучы малай», «Зоопаркта», «Йолдыз илчеләре», «Тизрәк үсәсем килә» исемле китаплар авторы буларак та һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь әлеге китапларга кергән әсәрләре, үзенең шигырьләре аша үсеп килүче буында туган телгә мәхәббәт тәрбияли, телебезне яратырга һәм сакларга чакыра.
Балалар чыгышында яңгыраган шигырьләр аша без шагыйрь Газинур Моратның татар балалар шигьрияте традицияләренә тугры каләм иясе икәненә тагын бер кат инандык.
Шагыйрь белән очрашуга кайткан каләмдәшләре — Вакыйф Нуриев һәм Ләбиб Лерон да укучыларга авылдаш шагыйребезнең иҗаты турында матур истәлекләр сөйләделәр. Каләм әһелләре безнең як халкының көчле рухлы, кунакчыл, һөнәрле булуына, төзек һәм таза йортларга соклануларын белдереп чыгыш ясадылар. «Туган авылында шундый зур хөрмәт күрсәтелүе белән бик бәхетле ул Газинур абыегыз, бу очрашудан шагыйрь биштәренә зур илһам һәм рухи көч төяп китә, ә иҗат кешесенә иң кирәге — әнә шул илаһи байлык», — дип рәхмәтен җиткерде мәртәбәле Казан кунаклары.
Бу матур шигырь бәйрәмендә Газинур Моратка изге матур теләкләрен җиткерү өчен сәхнә түренә күтәрелүчеләр күп булды. Зур Сәрдек гимназиясе директоры Руслан Баһавиев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Нуриев, авылыбызның хөрмәтле кешесе Рәмзия Хөсәенова, күп еллар гимназиядә укучыларга татар теленә, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән абруйлы ветеран укытучы Гөлсинә Зыятдиноваларның да әйтер фикерләре матур иде.
Танылган шагыйрь Газинур Морат — туган ягын яратып, сагынып яшәүче шигъри җанлы авылдашыбыз ул безнең. Шөкер, аны туган нигезендә «дәү абый» дип көтеп алалар һәм хөрмәтләп кунак итәләр. Барлык райондашлар, авылдашлар, китап яратучылар исеменнән Татарстанның халык шагыйре Газинур Моратны без әле алда тагын матур очрашуларда көтеп калабыз.
1нче урын: Мәрьям Хәмидуллина (1а сыйныфы) , Зилә Хәбибуллина (8а сыйныфы), Данияр Баһавиев (10нчы сыйныф).
2нче урын: Зәринә Тимерова (4б сыйныфы), Дилия Шакирова, Дилә Йосыфҗанова (6 б сыйныфы).
3нче урын: Зөләйха Хәсәнова (4а сыйныфы), Эльвина Сибгатуллина (3а сыйныфы), Зифа Моратова (5а сыйныфы).
2а сыйныфы укучысы Сәфинә Галимҗанова «Тамашачы мәхәббәте» номинациясе призына лаек булды.
Наилә ШАКИРОВА,
Зур Сәрдек китапханәсе мөдире
Чыганак: kukmor-rt.ru