Бала чагымда каникулларны һәрвакыт әнием ягыннан әбием янында үткәрә идем. Әбием Хәлимә Усман кызы Навлютова 1937 елның августында Карсун районы Нугай иле авылында туган. Әлеге авыл бик тә матур урында – Карсунка елгасы буенда урнашкан. Авылның ике ягында да зур урман җәелеп киткән.
Әбием гаиләдә бердәнбер бала булып үсә. Әти-әнисенең аңа кадәр һәм аннан соң туган балалары икесе дә үлгәннәр. Ә башка әтидән дөньяга килгән апасы мәктәпне тәмамлап Ленинград шәһәренә китә, анда кияүгә чыга һәм авылга кире кайтмый.
“Әтием укый-яза белми иде. Фронттан аның өчен хатларны башкорт милләтеннән булган бер солдат язып җибәргән. Соңгы хатында ул, бүген каты сугышка керәбез, дип язган. 1945 елның 5 маенда әтием Берлинда хәбәрсез югала. Бөек Җиңү көненә нибары дүрт көн калган була бит”,- дип сөйли әбием.
Карт бабам авылга юллаган өчпочмаклы хатларын менә нинди шигъри юллар белән язган:
“Агыйделнең сулары ни,
Киткәндә, сау бул, димәдем,
Күрешербез, дип уйладым…”
“Әтидән килгән хатларны әнием безгә кычкырып укыгандыр, мөгаен. Шуңа күрә аларның эчтәлеге исемдә калган. Энесе Хәмит белән миңа артына “Берлин кучатлары” дип язылган открыткалар җибәргән иде. Кызганычка, алар сакланмаган. Шулай ук фоторәсеме дә бар иде. Хәмит абый аны малайларга күрсәтергә дип мәктәпкә алып барган. Малайлар үзара тартыша-тартыша фотосурәтне ертып җибәргәннәр. Хәмит абый аны өенә алып кайткан да, тәрәзә башына яшереп куйган. Сугыш беткәннән соң әнисе шушы фотоны әниемә кертеп бирде. Туганнарыбыз аны зурайтып кайтарабыз дип үзләре белән алып киттеләр һәм безнең өчен бик тә кадерле булган фотосурәт юкка чыкты… Әтием турында бары тик истәлекләр, күңел хатирәләре генә калды.
Мәктәпкә 1 класска укырга керергә вакыт җитте. Кияргә кием юк… Шуңа күрә укырга йөри алмадым. Сугыш тәмамланып, яшьтәшләрем мәктәпне тәмамлап чыккач кына укырга бардым. Укытучыбыз Бакый абыйның өебезгә килеп, Хәлимә, быел син дә 1 класска керәсең бит инде, дип әйткәне бүгенгедәй хәтеремдә. 1954 елда Нугай иле авылының җиденче классын тәмамладым. Классыбызда укучылар бик күп иде – 42 бала белем алдык”,- дип исенә төшерә Хәлимә әбием.
Әбием сугыш турында шигырьләр сөйли башласа, күзләрдән туктаусыз яшь ага. Мин аны елый-елый тыңлап утырам. “Сугыш беткәч” дип аталган шигырь, әйтерсең лә, сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган әбиемә багышланган.
Шаулап бетте өермәләр,
Озакламый кайтырлар
Сугышларда дошманны
Җиңеп чыккан батырлар.
Дан алып кайтырлар алар
Сугышлардан, ерактан.
(Авторы билгесез).
Туган илебез хакына газиз гомерен кызганмаган, башын салган әтисен ул бары тик әнисе сөйләве буенча гына хәтерли. Мәктәпкә бик үк яхшы укымаса да, шигырьләрне тиз отып алып, исендә калдырган.
“5-6 яшемдә вакытта Камилә апам белән күрше кызларына ияреп туй мәҗлесләрен карарга бара идек. Ә анда җырлар җырлыйлар, такмаклар әйтәләр. Өйгә кайткач, шул такмакларны әйтәм дә, барысы да тәгәрәп-тәгәрәп көләләр. Бер тапкыр ишеткән җырны яки шигырьне гомерем буена онытмыйм, хәтеремдә саклыйм. Шулай ук кешеләрнең исем-фамилияләре, ниндидер даталар бик тиз исемдә кала”,- ди әбием.
Сөекле, сөйкемле, ягымлы әбиемне, әбекәемне мин бик тә яратам. Аңа бәрәкәтле озын гомер, исәнлек-саулык, аяз күк йөзе, тыныч, имин тормыш телим.
Юлия ШАРЮКОВА,
Мариин гимназиясенең 9Г классы укучысы.
Җитәкчесе Рушания Камил кызы Байтирякова.
Чыганак: emet73.ru