2025 елның 27–28 сентябрендә Татарстан Республикасының Лениногорск районында «Без – татар» милли спорт төрләре буенча спартакиадасы узачак. Әлеге чара татар халкының рухи һәм мәдәни бердәмлеген ныгытуга, борынгы традицияләрне саклап үстерүгә һәм яшь буынга тапшыруга юнәлдерелгән.
Спартакиаданы Бөтендөнья татар конгрессы, Лениногорск муниципаль районы хакимияте, җәмәгать һәм спорт оешмалары белән берлектә оештыра.
Катнашучыларны һәм тамашачыларны 9 милли спорт төрләре һәм уеннары буенча ярышлар көтә: Көрәш, аркан тарту, кул көрәштерү, бер аякта көрәш, ук ату, аударыш, таяк-тартыш, гер күтәрү, капчык сугышы.
«Без – татар» спартакиадасы татар яшьләрен һәм җәмәгатьчелекне берләштерәчәк, дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытачак, милли гореф-гадәтләребезне популярлаштыруга һәм татар халкының бай тарихи-мәдәни мирасына игътибар җәлеп итүгә зур өлеш кертәчәк.