tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Без төрле, әмма безне уртак максат берләштерә»: «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы тәмамланды.
«Без төрле, әмма безне уртак максат берләштерә»: «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы тәмамланды.

«Без төрле, әмма безне уртак максат берләштерә»: «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы тәмамланды.

Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы – Алдынгылар Биләр Форум тәмамланды. Ул «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән белән берлектә уздырылды. Биредә Татарстан районнарыннан 12-17 яшьлек 800гә якын бала катнашты.

Сменаның ябылу тантанасында «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе урынбасары Ләйсән Засыпкина һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Ханафин катнашты. Алар сменада катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде.

– Искиткеч программа, команда, оештыру комитеты, изге җирлек – болар барысы да республиканың иң алдынгы балалары өчен! Инде ничә еллар «Алдынгылар хәрәкәте»  «Сәләт» белән бергә нәкъ шушы изге Биләр җирендә очрашып, үз куәтләрен, көчен тагын да ныграк арттыралар. Әйе, безнең исемнәребез, сөрәннәребез, символларыбыз төрле, әмма безне уртак максат берләштерә. Без барыбызда республикабызның киләчәген төзибез. Республика җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлбәттә, җитәкчеләребезгә Тимур Җәүдәт улына һәм Җәүдәт Шәүкәт улына, Әдип Әлмиргә, шулай ук зур рәхмәт. Биләргә кайтуны киләсе елга да дәвам итәрбез, – диде Аяз Ханафин.

«Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге советы җитәкчесе урынбасары Ләйсән Засыпкина Алдынгылар Биләр Форум катнашучыларына мөрәҗәгать итте:

– Бер атналык смена гына дип әйтергә ярамый. Дөрес мохиттә булсаң, бер атна эчендә яңа дуслар табып, яңа белемнәр туплап, дуслыкның асылына төшенеп була. Монда кабызган утлар сезгә киләчәктә дә юл күрсәтеп торсын. Бу әле тормышның башы гына, алда сезне зур үрләр көтә. Кешелеклелек, бердәмлек, ярдәмчеллек – бу сменадан алган иң кирәкле дәресләрегез. Һәрберегезгә уңышлар телим, – диде ул.

Шулай ук йомгаклау чарасы кысаларында «Алдынгылар хәрәкәте»нә масштаблы багышлау тантанасы узды. 400дән артык бала һәм остаз беренче булырга вәгъдә биреп, түштамгалар һәм беләзекләр белән алмашып, илебезнең иң масштаблы балалар берләшмәсенә кушылды.

Быел смена укучыларның үзидарәсен һәм команда күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелде. “Алдынгылар сәгате” кысаларында 12 юнәлеш буенча остаханәләр узды: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, игелеклелек, патриотизм, спорт, сәламләт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм. Быел катнашучылар форум кысаларында социаль яктан әһәмиятле проектлар булдырды. Аларны «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан районнары буенча җитәкчеләре тыңлады. Иң алдынгы, креатив проектлар «Алдынгылар хәрәкәте»нең район бүлекчәләрендә гамәлгә ашырылачак.

Алдынгылар Биләр Форум XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумын да йомгаклый. Быелгы җәйге сезонда 3 профильле смена: Сәләт Биләр Форум (Selet/Сәләт),  Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior Skills) һәм Алдынгылар Биләр Форум (Первые/Forward) узды. Барлыгы форумнарда 3 меңгә якын бала катнашты. Форум дәвамында барлыгы 700дән артык белем бирү сессиясе узды. Аларны Россиянең төрле почмакларыннан килгән 300 остаз уздырды.

Форумнарда «Җанлы Сәләт» (SeletLive) студиясеннән турыдан-туры эфирлар үткәрелде. Аның кунаклары арасында сменаның уку-укыту программасы спикерлары, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм берләшмәнең якын дуслары булды. Эфирларны һәркем «Сәләт»нең ВКонтакте һәм RUTube рәсми аккаунтларында карый алды.

Форумнарда татар теле һәм тарихка багышланган юнәлеш зур урын алып торды. Биредә балалар Биләр тарихы белән танышты, күп тармаклы тел мохитенә чумды. Бөтен мәдәни, кичке чаралар, шулай ук уку-укыту программасының бер өлеше татар телендә узды. Форумда өч смена дәвамында «Сәләт дулкынында» радиосы эшләде, аның плейлисты «Сәләт» хәрәкәте һәм татар башкаручылары җырларыннан төзелде. Территориянең бизәлеше: чатырлардагы мәгълүмат стендлары да татар телендә әзерләнде.

Быел беренче тапкыр Биләр Форум кысаларында Биләр җире, Бөек Идел буе Болгар дәүләтенең тарихына багышланган “Тамырлар” республикакүләм олимпиадасы узды. Аның кысаларында 15 җиңүче билгеләнде. Беренче урыннарга – велосипед, икенче, өченче, дүртенче, бишенче урыннарга – “Алиса” колонкасы бирелде. Сораулар һәр сменада үзгә иде. Тулаем 150 сорау әзерләнде. Һәр форумда сәлкешләр бер сәгать эчендә 50 сорауга җавап бирде. Форум кысаларында олимпиадага әзерләнү дәресләре дә узды. Тарихи чыганакларны өйрәнүче белгечләр, археологлар сәлкешләр өчен махсус остаханәләр үткәрде.

Форумның программасы үзенә уку-укыту активлыкларының берничә дәрәҗәсен (шәхси, төркем, гомумфорум) ала. Һәр дәрәҗә дә, үз чиратында, актив тормыш позициясе һәм уңышка ирешү өчен мотивация булдыруга, катнашучыларның ресурслы һәм шәхси үсешенә китерә. Форумның программасы катнашучы өенә әйләнеп кайткач та үз өстендә эшләргә җирлек калдыра.

Шулай ук, өченче сменаның ябылу тантанасында «Сәләт» берләшмәсе активистларын бүләкләделәр. Хезмәтләренә хөрмәт йөзеннән лидерларга шәмәхә төстәге футболкалар тапшырылды. Моннан тыш, активистлар «Сәләт»  берләшмәсен ныгытуга керткән өлеше өчен II һәм III дәрәҗәдәге Сәләт билгеләренә лаек булды.

Искәртеп узабыз, Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Россиянең балалар өчен оештырылучы иң зур палаткалы лагере булып тора. «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы төбәгебезнең йөзе булган проектларның берсе, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*