Чыннан да, Сасмак авылында дәрә боткасы пешәсе көнне балалар зерәгә йөрми – өй саен кереп ни булса да сорап алалар. Бу авылда дәрә боткасы пешерү элек-электән булган, совет власте елларында партия эшенә артык бирелгән кешеләр аны тыя, тик йола бетми, әз генә иркенлек килүгә янә яңарып чыга.
Ни өчен ул елларда аны тыярга тырышканнар? Балаларның букча тотып өйдән өйгә кереп соранып йөрүләре ошамый, янәсе, совет баласы хәерче түгел. Сасмакта гына түгел, башка авылларда да шул ук хәл була. Урамда ботка пешереп ашау да уңай күренеш түгел дип табыла, аның өчен колхоз ашханәләре бар. Чынлыкта, ул вакытларда бар нәрсә аерым бер тәртип кысаларында гына үтәргә тиеш була. Халык бәйрәмнәрен, дини бәйрәмнәр кебек үк, тыярга тырышалар. Әмма гасырлар буе килгән нәрсәне тиз генә бетереп булмый. Дәрә боткасы кыш узып язгы чәчү алдыннан уза торган йола буларак, кеше күңеленә шатлыклы бер күренеш булып кереп калган, уңай вакыт килүгә ул янә шытып чыга.

Апрельдә гөрләвекләр ага башлый, беренче булып таулы җирләр кардан арына. Татар яшәгән һәр авылда диярлек дәрә боткасына әзерләнә башлыйлар. Олылар көнен билгели, апай-түтәйләр бирер ризык әзерли. Ярма, май, тоздан кала нинди тәм-том бар, барсы эшкә җигелә. Әле икенче көнне күкәй җыю булачак, аларны да манып куярга кирәк. Озын агай кышны озатып яз каршылау шул рәвешчә башланган.
Дәрә электән килә торган йола. Халык борынгы заманнарда бары тик табигый рәвештә табигатькә яраклашып, аның белән бер булып яшәгән дә яшәгән. Татар, ислам диненә кергәч, бар нәрсә Аллаһы Тәгаләдән дип әйтергә өйрәнә, ә элек кояшны да, җирне дә – тирә якта тормыш итүгә кагылышлы нәрсә бар – барсын олылаган.
Бу табигый һәм шуңа күрә безнең аң-фикер өчен ят түгел, шуңа күрә халык йолалары бетми дә. Мисал өчен Сасмакта узган дәрә боткасы пешерүне алырга була. Элек авыл халкы аны ашасаң еллык бәрәкәт килә дип әйткән. Бу турыда бер дин әһеле белән бүлешкән идем, йөриләр шунда, балаларын намазга бастырсалар хәерлерәк булыр дип кырт кисте. Минемчә, халык күңеле шундый ки, ул яхшы белән яманны аера ала. Дин гыйлемен дә какмый, алай гына түгел, соңгы елларда дини тәрбия көчәя бара, гасырлар аша сакланып калган йолаларны да саклап калырга тырыша.

– Кечкенә чакта без дә җир кипкәч шулай итеп йөри идек, – диде авылның мөхтәрәм картларының берсе булган Габделфәт ага Файзрахманов. Габделфәт ага борынгы йоланы хөрмәт итеп күчтәнәч китергән. Гомумән, күчтәнәч бирүчеләр бик күп булган бу көнне.
Дәрә боткасы, күкәй җыю вакытларында татар авылларына кунаклар кайтмый калмый. Гадәттә, шушы авылда туып, хәзер читтә гомер итүче яшьләр кайтырга ярата бу көннәрне. Алар үзләре белән балаларын да ала. Сасмакта Мәскәү хәтле Мәскәүдән кайтып җиткәннәр дә бар иде.
– Туган җирләре, туган авыллары сабый балалары күңелендә дәрә боткасы, күкәй җыю белән дәистә калсын дип кайта алар, – диде Урта Шөн җирлеге “Ак калфак” җитәкчесе Рәмзия Габдрахманова. – Сабый чакта бер кәнфит бирсәләр дә зур шатлык, ә монда өй саен бүләк, шуннан да сөенечле нәрсә бар! Әнисе яки әтисе үскән татар авылы аларның күңелендә юмартлык белән истә калыр. Читтән кайтучылар күп була, син кем баласы,син кемнеке дип сораша-сораша йомырка өләшәләр, танышалар, күңелләргә рәхәт тула.
Сасмак авылында дәрә йоласын бәйрәм итеп үткәрүчеләрнең дә күңелләренә рәхәттер. Аны башлап йөрүдә мәдәният хезмәткәрләре Ризилә Гыйльфанова һәм Әлфия Шаһиева булсалар, гамәлгә куюда авылдагы “Регина” кибете хуҗасы Миннегөл ханым Сәүбанова хезмәте күп. Ул үзе бик тыйнак кеше. Коймак пешерү өчен гаять уңай мангал һәм ботка казаны өчен тимер мич ясатканын кеше әйтмәсә белмәс тә идем.
– Миннегөл ханым безнең бар эшләребездә зур терәк, – диде аңа рәхмәт сүзләре җиткереп мәдәният хезмәткәрләре.

Алга таба бәйрәм концерты башланды. Сасмакның “Азарт” ансамбле кызлары Алинә Миннегалиева, Лилия Газизуллина һәм Илнара Әхәтова биюләре белән таң калдырса, данлыклы “Сүнмәс дәрт” ансамбле халыкны үзенең дәртле җырлары белән сөендерде.
Бәйрәм алдыннан “Сүмәс дәрт” ансамбле Минзәлия ханым Мифтаховлар өенә җыелган иде. Анда Рәйсә абыстай Әхмәтгалиева белән онытылмас очрашу булды. Ул яшьлек елларын исенә төшереп алды. Авыл менә шулай буыннан буынга чылбыр өзми яшәргә тырыша. Тарихи хәтер, милли аң дәрә боткасы булып та яңара икән, дәрә такмагында әйтелгәнчә, “без йөрмибез зерәгә”.
Шәмсия Хәлимова
Автор фотолары
Киров өлкәсе