ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Без җиңүгә ышанабыз!»
«Без җиңүгә ышанабыз!»

«Без җиңүгә ышанабыз!»

Түбән Тәүде округының Тарман урта мәктәбе укытучысы, Төмәндәге чараларда да балалар белән актив катнашучы Венера Масямованың «МХОга ярдәм иткән өчен» медале белән бүләкләнүе турында социаль челтәрдә күреп, эшләре белән газета укучыларны да таныштырырга уйладым. Венера Рәшед кызы, озак көттермичә, язып та җибәрде.

– Фронтка бүләкләр өчен түгел, йөрәк кушуы буенча ярдәм итәбез, – дип башлаган иде ул сүзен. – Башкалар Җиңү өчен үз гомерләрен куркыныч астына куйганда, читтә кала алмыйбыз. Җиңүгә ышанабыз!

Гөлназ Чагбарова җитәкчелегендәге «Тарманның яхшылык кылучылары» («Добротворцы Тарман») волонтерлар төркеме үз эшчәнлеген 2025 елның февралендә башлады. Безнең төркем «Отзывчивые добротворцы и ветераны пограничники Нижнетавдинского района Тюменской области» (координаторы Михаил Силивестров) берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә эшли. Без маскировка челтәрләрен үрәбез, миналардан арындырганда кирәкле флаглар әзерлибез. Ата-аналар һәм мин җитәкләгән 3 класс укучылары белән бергә икенче ел окоп шәмнәре ясыйбыз.

Эшебезнең башында ук акча җыю игълан ителде һәм кергән һәр сум өчен хисап биреп барабыз. Сугышчыларга дигән акчаларга азык-төлек, кием-салым, оекбашлар, маскировка челтәрләре, флаглар ясау өчен материал сатып алабыз.

Һәр җибәрү өчен, ә гуманитар караван айга ике тапкыр китә, югарыда әйтелгәннәрдән тыш, өй токмачын үз өебездә кисәбез. Өйдәгечә аш пешерә алсыннар, туган йортның җылысын тоеп яшәсеннәр өчен тырышабыз. Гуманитар йөк белән бергә укучыларның теләктәшлек сүзләре һәм теләкләре белән хатларын, рәсемнәрен җибәрәбез.

Без посылкаларны кемгә җибәрүебезне беләбез, гуманитар йөк алу турында безнең сугышчылардан фотолар һәм видеолар килеп тора.

Актив эшчәнлекләре өчен волонтерлар Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннар оешмасы җитәкчесе Нуртдин Ибраһимовтан Мактау грамоталары, 43784 нче гаскәр часте командиры подполковник А.Балкаровның, 11740 нчы гаскәр часте командиры полковник А.Ложевич, Түбән Тәүде округы башлыгы Сергей Борисевичның Рәхмәт хатлары белән, төркемнең иң актив катнашучылары «МХОга ярдәм иткән өчен» медальләре белән бүләкләнделәр.

Без, волонтерлар, авылыбызның битараф булмаган, читтә калмаган, үз хезмәте, акчасы белән сугышчыларга Җиңүне якынайтырга ярдәм иткән барлык кешеләренә бик рәхмәтле. Барлык яклаучыларның да исән-сау туганнарына кайтуларын телибез. Без җиңүгә ышанабыз! – дип эшләре белән таныштырды Венера Масямова.

Сугышчыларның гаиләләре турында да онытмыйлар. Яңа ел бәйрәме алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына Түбән Тәүде эшмәкәрләре Дмитрий Рупинский һәм Андрей Бунин алган татлы бүләкләрне тапшырганнар.

Волонтерлар бу эшләрне Гөлназ Чагбарова өендә башкаралар икән. Анда күп кеше җыела алмый. Үзләренә берәр бинада шөгыльләнергә мөмкинлек бирелсә, тагын да булышырга теләүчеләр табылыр иде. Ярдәм күләме дә артыр иде.

3-26-26

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемнәрдә: Михаил Селиверстов һәм Гөлназ Чагбарова, волонтерлар.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*