«Алдынгылар хәрәкәте»нә өч ел. Хәрәкәт әле бик яшь, аны күпләр пионериягә алмаш итеп кабул итсәләр дә, эшчәнлеге белән аннан күпкә аерылып тора.
Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймановның Актаныш районына килүенең төп максаты – балаларның тормышын тагы да тирәнрәк аңлау, алар белән аралашу, планнары белән танышу, фикер алышу. «Алдынгылар хәрәкәте»нең лидеры Актаныш балаларының активлыгын билгеләп үтте.
Хәрәкәт остазлардан башка яши алмый – уңышка балалар, педагоглар, ата-аналар һәм кураторлар бергә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин.
Татарстанда йөздән артык «Алдынгылар хәрәкәте» сменасы эшли, шуларның берсе – «Бүләк» лагерендә. Яңа уку елында хәрәкәт тагы да активлашачак. Актаныш районында хәрәкәткә яңа куратор Рәмис Хәсәнов билгеләнгәч, аңа зур өметләр баглыйлар.
«Балаларны хәрәкәттә тамашачылар түгел, ә актив катнашучылар итеп тәрбиялибез. Татарстан җитәкчелеге һәм район башлыкларыннан ярдәм бик зур. Активлык җирле җитәкчеләргә бәйле – кайбер мәктәпләр активлыклары белән аерылып тора. Безгә сан түгел, ә эшнең сыйфаты кирәк. Бу хакта миңа Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та гел әйтеп тора. Без һәр баланың – шаянмы, шукмы, активмы, пассивмы, сәләтен бердәй ачарга тиеш», – диде Тимур Сөләйманов.
Чыганак: tatar-inform.tatar