Исәнмесез, Гөлназ! Гыйнвар аенда Казанда кунакта чакта Сездән алган «Халкым минем» газеталарын һәркайсын тын да алмыйча баштан азаккы битенә кадәр, ә кайберләрен хәтта кат-кат укып чыктым. Сагындырган икән: күптән инде үзебезнең саф, матур туган телебездә язылган мәкаләләрне укыган юк иде шул. Алай гына да түгел, сезнең мөхтәрәм басмагызда дөнья күргән язмалардан әлегә кадәр белмәгән нәрсәләрне белдем, үземә ачыш ясадым. Редакция коллективына, журналистларга, шәхсән үзегезгә чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Кемгә нәрсә дигәндәй, мин үзем тарихи документларга, шәхси архивларга нигезләнеп эшләнгән язмаларны укырга яратам. Мөхтәрәм газетаның даими авторлары Тәэминә Биктимерова һәм Булат Ибраһимовлар әзерләп бастырган бай эчтәлекле күләмле материаллар аеруча шәп. Аларны укып туйгысыз! Бөек шәхесләребез – милләтебез мәдәнияты һәм әдәбияты йөзек кашларына тиң мәшһүр драматург Кәрим Тинчурин, олуг шагыйребез Хәсән Туфан һәм аларның декабристкалардан болайрак батыр йөрәкле хатыннары турында язмалар сокландыргыч та, тетрәндергеч тә… Казан ханлыгы, татар тәхете өчен ничәмә гасырлар бертуктаусыз канлы көрәш, бәрелешләр турындагы сәхифәләр аерым игътибарга лаеклы. Аларны укыгач, халкыбыз шулар хакында күбрәк белсен иде дигән уй килә.
Бөек замандашыбыз Туфан абый Миңнулинның «Татарның әхлакый кодексы» миндә гаять көчле тәэсир калдырды. Сәхифәләрнең һәркайсын өчәр тапкыр укып чыктым, укыган саен укыйсы килә, укыган чакта җөмлә саен туктап, андагы фикерне өйрәнергә, аңларга тырышасың. Искиткеч тирән акыл, хәйран калырлык эчтәлек, көчле вә гыйбрәтле фикер салынган Туфан абый безгә калдырган гади генә юлларда.
Татар булмаган җир юк. Моны без барыбыз да беләбез, ә моны мин менә үз күзләрем белән дә күрдем! Милләттәшләремне Ерак Сахалинда, салкын себернең Уренгой, Усинск, Когалым һәм Ноябрьск шәһәрләрендә, Төркия чикләрендә, Кавказ арты илләрендә һәм Төньяк котыпка 700 чакрым булган Шпицберген утрауларында очрату, анда алар белән үз телебездә туйганчы сөйләшү бәхете тиде… Норвегиянең Шпицбергенында мин аларны – норгларны, хәтта, татар гармунына туйганчы, арыганчы биеттем! Сахалинның Холмск каласында материкка Татар бугазы аша чыгу өчен өчәр тәүлек паром көтеп ятканда ирексездән безнең автомашиналардан агылган милли көйләрне, җырларны тыңларга күпме татарлар җыела торган иде… Туган якларга юл ерак, ә туган якның моңнарын ишетәселәре килә, милли көйләребез әллә кайлардан үзенә тарта! Милләттәшләребез анда Әлфия апаның, Салаватның, Айдарның җыр-моңнарын елый-елый тыңлаганнары әле дә күз алдында… Юлда йөргәч барысын да күрәсең икән шул… Аерылышканда ул дискаларны аларга бүләк итеп калдыра идек. Әй, күрсәгез иде аларның ничек шатланганнарын! Шул очрашулардан мин үземә шундый фәһем алдым: татарлар кайда гына булса да үзләренең татарлыгыннан кыенсынмый, оялмый, яшерми, киресенчә, горурлана, милләтен алга куя! Нишлисең инде – без шундый халык! Әйткәнемчә, татар булмаган җир юк, әмма аларны таба һәм күрә белергә, берләшергә, бердәм булырга кирәк безгә! Бу хакыйкатьнең зарурлыгы, әйтеп-сөйләп бетергесез әһәмияте турында аеруча соңгы вакытта гәзит-журналларда, телевидениедә, интернет киңлекләрендә киң яктыртыла. Бу заманабыз таләбе һәм ул һәрчак актуаль, көнүзәк мәсьәлә булып калачак! Татар милләтен җыю, туплау, берләштерү, туган телебезне саклау, мәдәниятыбызны күтәрү өстендә без ниләр эшли алабыз соң? Күп нәрсәләр эшли алабыз, дуслар! Шул ук матбугат, мәсәлән. Ул халыкка якын булса, халык та аны якын күрәчәк. Әлеге вакытта минем кулдан да төшмәгән «Халкым минем» газетасы моңа ачыктан-ачык мисал була ала. Милләтебезне җыю, берләштерү, туплау кебек изге эштә газета бүген үз бурычын җиренә җиткереп эшли, армый-талмый хезмәт итә. Бөтен дөньяга таралган, сибелгән татарларның барлык өлкәләрдә дә көндәлек тормышын, хәл-әхвәлен, максатларын, уй-ниятләрен киң яктыртучы бай эчтәлекле, матур бизәлешле мөхтәрәм басмага киләчәктә яңа иҗади биеклекләр телисем килә. Рәхмәт Сезгә!
Илдар ДАУТОВ,
Тула өлкәсе.