ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Безне тынычлыкта яшәү омтылышы берләштерә
Безне тынычлыкта яшәү омтылышы берләштерә

Безне тынычлыкта яшәү омтылышы берләштерә

2026 ел  Халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан без кабат үз тамырларыбызга, уртак тарихыбызга, безне бердәм һәм бөек ил итә торган рухи кыйммәтләргә мөрәҗәгать итәбез.

Россиядә төрле буын, төрле һөнәр һәм төрле милләт вәкилләре яши. Безне барыбызны да уртак максат: Ватаныбызга мәхәббәт, аның якты киләчәгенә ышаныч, тынычлыкта һәм татулыкта яшәү омтылышы берләштерә. Россия халыкларының бердәмлеге елы  бөтен дөньяга безнең байлыгыбызны, мәдәниятебезне, көчебезне бердәмлектә күрсәтү мөмкинлеге ул.

Красный Гуляй урта мәктәбендә “Күптөрлелектә бердәмлек: Россия халыкларының гаилә традицияләре” дип исемләнгән Гаилә фестивале узды. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган бу вакыйга дуслык, иҗат һәм күпмилләтле илебез мәдәниятенә тирән ихтирамның чын чагылышына әверелде.

Безнең мәктәптә төрле милләт балалары укый һәм фестиваль бик күп гаиләләрне бер түбә астына җыйды. Аларның һәркайсы үз тарихы һәм үз осталыгының бер өлешен алып килгән иде. Мәктәпнең актлар залында балалар һәм ата-аналарның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды. Монда кайгыртучан әниләр һәм балалар кулы белән мамыктан ясалган искиткеч матур уенчыклар, үзенчәлекле һәм якты картиналар, бәйләү эшләре, чигүләр урын алган иде.

Шулай ук оста куллы әниләребез өйдә пешергән өчпочмаклар, пәрәмәчләртөрле эчлек белән бәлешләр һәм татар милли ризыгы кыстыбыйны тәкъдим иттеләр. Камыр ризыклары күңел җылысын кушып һәм оста итеп әзерләнгән идеӘтиәниләр белән беррәттән, балаларның да кыстыбый әзерләүдә катнашулары турында фильм күрсәтелде.

Гаиләләр төрле уен коралларында музыкаль әсәрләр башкарып, күңелле җырлаулары һәм дәртле биюләре аша үзләренең сәләтләрен бик теләп күрсәттеләр. Һәр номер үз гаиләсе өчен ихлас һәм горурлык хисе белән тулы иде.

“Күптөрлелектә бердәмлек: Россия халыкларының гаилә традицияләре Гаилә фестивале укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны иҗат, дуслык һәм үзара хөрмәт атмосферасында берләштергән вакыйгага әверелде. Ул һәр йортта, һәр гаиләдә үзенең уникаль хәзинәләре саклануын һәм нәкъ менә шушы күптөрлелектә безнең көч һәм матурлык яшерелгәнлеген күрсәтте.

Быел без бергәләп милләтара татулыкны ныгыту, Россиядәге барлык халыкларының бай мәдәни мирасын саклау һәм үстерү өстендә эшләячәкбез. Чөнки без бергәләп тагын да көчлерәк, чәчәк атучы һәм гадел ил төзи алабыз. Анда һәр кеше үзен зур һәм тату гаиләнең бер өлеше итеп хис итә, гаилә бәйләнешләрен ныгыта, балаларда үз мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли.

Гөлфәрия ЛАТЫЙПОВА,

Сенгилей районының Красный Гуляй урта мәктәбе ана теле укытучысы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*