Вешкайма район үзәге лицееннан Галия Феткуллова белән Гөлнара Халиулова “Гражданинны үстерәбез – 2025” (“Растим гражданина – 2025”) дип исемләнгән дәрәҗәле конкурсның финалына уздылар.
Мәртәбәле жюри Россия белән Беларусьның төрле почмакларыннан килгән 943 проект арасыннан нәкъ менә аларның иҗади эшен сайлап алган. Бу – зур дәрәҗә һәм горурлык!
Тиздән, 19-21 октябрьдә башкалабыз Мәскәүдә алар конкурсның йомгаклау чарасында катнашачаклар. Аларга бәйгенең финал өлешендә уңышлар юлдаш булуын һәм җиңү белән кайтуларын телибез!
Чыганак: emet73.ru