Күптән түгел күренекле тарихчы-археолог, академик Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов күп кенә дәрәҗәле оешмаларның чакыруы буенча Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә булып кайтты.
Анда ул ЮНЕСКО эксперты, Татарстаннан һәм Россиядән килгән галим-археолог, Көнчыгышны өйрәнүче белгеч буларак, III Субрегиональ фәнни конференциядә һәм Бөтендөнья тарихи мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен «Ефәк юл номинациясен яклау барышы»н (монда Каспий – Идел буе коридорының III фазасы турында сүз бара) яктырткан семинарда катнашты. Әлеге чарага 12 илдән вәкилләр килгән иде.
Конференция барышында Альберт Борһанов «Каспий – Идел буе коридорында Урта Амударья бассейны һәм Ефәк юлның башка трассалары» һәм «Бөек Ефәк һәм Көмеш юллар трассалары кысасында Иран һәм Урта Азиянең Идел-Урал төбәге белән тарихи-мәдәни һәм сәүдә-икътисадый элемтәләре» дигән ике доклад белән чыгыш ясады. Алар X гасырда Урта Иделгә сәяхәткә килгән Багдад хәлифәте Әхмәт ибн-Фадлан язмаларына нигезләнгән.
Шулай ук Ефәк юл маршруты буенча Каспийдан алып Идел буена кадәр булган сәяхәтне тасвирлаган археологик материаллар буенча Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдиков та чыгыш ясады.
Альберт Борһанов Төрекмәнстан Республикасының суверенлык алуына 29 ел булу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чараларда да катнашты. Ул анда җитәкчелекнең дә, фән һәм иҗат өлкәсендәге зыялыларның да, гомумән, барлык Төрекмәнстан халкының татарларга яхшы мөнәсәбәттә булуына тагын бер тапкыр инанып кайтты. Махтумкули исемендәге Төрекмән дәүләт университетында, чит илләрдән килгән галим-археологлар, антропологлар, реставраторлар һәм филологлар белән беррәттән, аңа Президент указы белән, Төрекмәнстан һәм Урта Азиядә тарих-археология фәнен үстергән өчен Төрекмәнстанның дәүләт бүләге тапшырылды.
Ул 1978 елдан алып 1994 елга кадәр Төрекмәнстан Фәннәр академиясенең тарих институтында, Мәдәният министрлыгының тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау системасында эшли. Бик күләмле казу эшләре үткәрә. Авторның Урта Азия һәм Төрекмәнстан тарихы һәм археологиясе буенча 300 дән артык эше бар. Аның фотосы башка чит ил һәм Төрекмәнстан галимнәре белән беррәттән республиканың милли музеенда урнаштырылган.
Альберт Борһанов шулай ук Төрекмәнстан Фәннәр академиясе институтларында галимнәр, белгечләр, Ашхабадта яшәүче татарлар белән очрашып, киләчәктә үзара хезмәттәшлек итү турында да сөйләште. Шул арада «Төрекмәнстан», «Мирас», «Алтын Асыр», «Ашхабад» телеканалларына биш интервью бирергә өлгерде. «Нейтральный Туркменистан» газетасында әңгәмәсе чыкты. «Бөек Ефәк юлында Амуля өлкәсе» монографиясен Төрекмәнстандагы китапханәләргә, башка илләрдән килгән галимнәргә һәм белгечләргә таратты.
Чыганак: Ватаным Татарстан