
Истәлекле вакыйгаларга аерым тукталыйк.
Өч сәгатькә сузылган чараны тамашачы бик җылы кабул итте. Залда алма төшәрлектә урын юк иде. – “Әлеге хәйрия концертыннан кергән акчаны тулысынча шәһәребездәге эшли торган мәчет һәм “ӘЛ – МОХТАР” (мечеть “АЛЬ – МУХТАР”) мәчете төзелешенә тапшырдык”- ди әлеге чараны башлап йөрүче Миләүшә ханым. Билгеле инде бу хәйрия концертын оештыручы, катнашучыларның саны бихисап, аларны исемләп аерым язып бетерү мөмкин түгел. Теләктәшлек күрсәткән хәммәсенә ходай тормышларында уңышлар гына юлдаш итсен. Үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын.


Сүз дә юк, Себер төбәгендә халык белән эшләүгә, талантлы яшьләрне барлауга, гореф-гадәт, йолаларны саклау юнәлешендә хәр шәһәрдә милләттәшләрем тарафыннан зур көч салынганы күренеп тора. Бүгенге көндә Себер төбәгендә киң колач алмаган хәйрия концертлары, “Дуслык җыры-11” фестивальләрен оештыручыларга, татар – башкорт халкын берләштереп,татар сәнгатен дөньяга танытуда үзләренең зур көчләрен куйган оештыручыларга чиксез зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Әлеге хәйрия концерты безнең ХМАО – Югра төбәгендәге башка оешмаларга үрнәк булып, ә “Дуслык җыры-11” фестивале кебек мәдәни чаралар һәр шәһәрдә ешрак оештырылып яшь талантларны барласын,аларның иңенә канат куеп зур сәхнәләргә алып чыксын. Шулай Себер төбәгендә яшәгән милләттәшләр бердәмлектә дус – тату яшәсен иде дигән теләктә калам.