tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнең көч – халкыбыз бердәмлегендә!
Безнең көч – халкыбыз бердәмлегендә!

Безнең көч – халкыбыз бердәмлегендә!

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм СУР крае татарлары хәрбиләрнең көнкүрешен җиңеләйтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Акча, азык-төлек, хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле кием-салым җыялар, шулай ук аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтәләр.

Яңа ел алдыннан автономия СВОда катнашучы хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Йөк составына азык-төлек продуктлары, намазлыклар, иттән консервалар (тушенка), камыр ризыклары, казылыклар, печенье һәм бәйләнгән җылы оекбашлар кергән.

Гуманитар ярдәм җибәрү алдыннан автономиягә Әфган сугышы ветераны Рәшит Карамышев килде. Ул авыр вакытларда бер-береңә  ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.

Татар милли-мәдәни автономиясе Хәйров Рәшит Рифат улына, Алюшев Рәшит Хәнәфи улына, Тугушев Ростям Казым улына һәм Риүзәров Ринат Фәрхәт улына иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә.

Моннан тыш, «Татар кызы Пенза» конкурсында катнашучылар изге теләкләр язылган хатлар әзерләде. Алар Ватанны саклаучыларның батырлыгына чын күңелдән рәхмәт белдерде, шулай ук Яңа елга җылы теләкләр җиткерде.

Безнең көч – халкыбыз бердәмлегендә! Хәзер без, беркайчан да булмаганча, үзебезне бердәм халык итеп күрсәтергә, берләшергә һәм үзебезнең хәрбиләргә көчебездән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тиешбез. Шундый теләктә гуманитар ярдәм җибәрелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*