18-20 сентябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры бинасында “Тапшырыл…ган хатлар”, “Ләйлә вә Мәҗнүн”, “Супер кияү”, Тукай районының Новотроицк һәм Иске Абдул мәдәният йортында “Кәҗүл читек” спектакльләрен тәкъдим итте.
“Залларыбызны тутырып халык килгән икән, театр өчен аннан да сөенечле әйбер юк. Кариев килүе – үзе бер бәйрәм!” Гастрольләрне ачу кичәсендә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов тарафыннан әйтелгән сүзләр өч көн буена үз актуальлеген югалтмады.
Ачылыш тантанасында Тукай районы җитәкчесе Фаил Камаев, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Халимов үз уй-фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.
Ренат Әюпов үз вакытында Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры булып эшли. Шул вакыт эчендә талантлы труппа туплап, төрле жанрдагы спектакльләре булган көчле репертуар әзерли. Залда әлеге спектакльләрне төгәл санап китүләре аларның халык күңелендә әле дә саклануын дәлилли. Баш режиссер Фаил Ибраһимов Ренат Әюповка әлеге хатирәләр тупланган китап бүләк итте. Ябылыш тантанасында киләчәктә дә шулай гастрольләр белән сөендереп торуны искәрткән теләкләр яңгырады.
Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова Чаллы тамашачыларына килүләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. “Без сезгә быел кече форматтагы, эксперементаль спектакльләр алып килдек. Залның үзенчәлегенә дә бәйле ул. Киләчәктә яңа биналарда, зур залларда үзебезнең репертуардагы төрледән-төрле спектакльләрне күрсәтергә язсын! 17 ел тыналыштан соң, быелгы гастрольләр – җим салу”, – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Кариев театрының матбугат хезмәте