«Калеб» яңа буын җыены яңа чорның яңа җырларын тәкъдим итә. «Безнеҗ җыр» Гала-концертының төп үзенчәлеге – башкаручылар өчен махсус язылган яңа җырларда. «Безнең җыр» Гала-концерты 2020 елның 14 апрелендә 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында узачак. Өр-яңа 20 җырдан торган концерт ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
Үзләре өчен махсус язылган җырларны Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри, Илнар Миранов, Илүсә Хуҗина, Зәринә Вильданова, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Ситдыйкова, Алсу Фәйзуллина, Диләрә Төхвәтуллина, Адилә Ганиуллина башкаралар.
Узган ел «Калеб» җыены кысаларында шагыйрь, композитор, җырчыларны берләштергән «Безнең җыр» иҗат лабораториясе үткән иде. Аның максаты — сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләргә уртак иҗади мохит булдыру, яңа әсәрләр иҗат итү һәм милли җыр фондын тулыландыру. Проект шартлары буенча профессиональ өчлекләр ярты ел дәвамында яңа җырлар иҗат итте.
Лаборатория дүрт этапта узды. Башлангыч этапта журналистлар, мәдәният өлкәсе белгечләре һәм җәмәгатьчелек катнашында бүгенге эстрада торышына багышланган зур түгәрәк өстәл үтте, бу өлкәдәге кыенлыклар билгеләнеп, эш юнәлеше ачыкланды. Алга таба катнашучылар җыр өлкәсендә эшләгән өлкән буын шагыйрь һәм композиторлар белән аралашты, Резеда Ахиярова, Разил Вәлиев кебек олпат сәнгатькәрләребез остаханәләр уздырды. Лабораториянең җырлар язу өлеше җәй айларында – ике этапта үтте. Шул чорда язылган 32 җырдан дүртенче — ярымфинал этабында экспертлар тарафыннан 19 җыр сайлап алынды. 20нче җыр intertat.ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнде.
Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйрь, язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, «Безнең җыр» иҗат лабораториясе эксперты: «Әгәр дә без үзебезнең киләчәгебез, милләтебезнең киләчәге, җырыбызның, моңыбызның, туган телебезнең киләчәге турында уйлыйбыз икән, иң беренче чиратта, яшьләргә игътибар итәргә тиешбез. Аларга зур сәхнә бирергә тиешбез. Менә бу яктан караганда, «Безнең җыр» үзенең максатына ирешер дип уйлыйм мин. Җыр ул кешегә шулкадәр тиз барып җитә, аның мәйданы искиткеч киң».
Эльмир Низамов, композитор, «Безнең җыр» иҗат лабораториясе катнашучысы: «Җыр сәнгате ул – күмәк иҗат. Сыйфатлы җыр тусын өчен профессиональ җырчы, композитор, шагыйрь бергәлеге кирәк. Ләкин XXI гасыр башында татар мәдәниятендә шушы өч өлкә үзара бәйләнешсез калган иде. Дөресрәге, бәйләнешкә кермәгән иде. Һәм проектның көчле ягы, минемчә, менә шушы өлкәләрне тоташтыру булды».
Гөлнара Тимербулатова, композитор, «Безнең җыр» иҗат лабораториясе катнашучысы: «Миңа калса, «Безнең җыр» ул – лаборатория генә дә, проект кына да түгел. Бу алдагы үсешкә этәргеч биргән нокта. Туачак яңа күренешләргә, яңа проектларга. Нәкъ шушы проектта бер-берсен тапкан кешеләрнең алдагы уртак иҗатына оеткы салу бу».
Гөлүсә Батталова, шагыйрә, «Безнең җыр» иҗат лабораториясе катнашучысы: «Безнең җыр» проекты шәхсән үземә татарның чын профессиональ композиторлары, җырчылары белән аралашу, иҗат итү мөмкинлеге бирде. Мин моңа кадәр әлеге шәхесләрнең барлыгын, иҗатларының көчле булуын белеп яшәсәм дә, үзләре белән якыннан аралашканым юк иде. Хәзер, лаборатория тәмамланды, ә безнең иҗат тукталмады, үзара тыгыз элемтәдә яшибез».
Яңа җырлар К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры оркестрына кушылып башкарыла. Сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Композиторлар берлекләре әгъзасы, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының баш дирижеры Ильяс Камал. Режиссер – Радик Бариев. Идея авторы – Гүзәл Сәгыйтова.