tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бибинур Сабирова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп уза
Бибинур Сабирова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп уза

Бибинур Сабирова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп уза

3 август көнне Төмән өлкәсендә гомер итүче милләттәшебез, педагогик хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, актив җәмәгать эшлеклесе Бибинур Сабировага 90 яшь тулды.

Хөрмәтле Бибинур Нигъмәтҗан кызы!

Сезне Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән гомер бәйрәмегез – 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез.

Сез бөтен гомерегезне татар дөньясына хезмәткә багышлаган олы йөрәкле, көчле рухлы шәхесебез. Милли-мәдәни эшчәнлекнең бөтен нечкәлекләрен тоеп, давыллы юлларын узып, Төмән өлкәсе өчен генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен кадерле булуыгыз – Сез башкарган эшләрнең олы нәтиҗәсе. Мөгаллимлек һәм журналистика белән бергә үрелгән тормыш юлыгыз күпләр өчен үрнәк булып тора.

Хөрмәтле Бибинур апа! Күркәм бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Аллаһы Тәгалә Сезгә саулык-сәламәтлек, зиһен ачыклыгы, күңел тынычлыгы насыйп итсен. Якыннарыгызның һәм туганнарыгызның кадерен тоеп һәрвакыт хөрмәттә һәм муллыкта яшәгез.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*