tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектау гимны авторы Рафис Корбан: Биектау Сабан туе – минем күңелгә иң якын бәйрәм
Биектау гимны авторы Рафис Корбан: Биектау Сабан туе – минем күңелгә иң якын бәйрәм

Биектау гимны авторы Рафис Корбан: Биектау Сабан туе – минем күңелгә иң якын бәйрәм

Биектау районы Сабан туенда билгеле язучы Рафис Корбан да бәйрәм уңаеннан фикерләре белән бүлеште.

«Биектау Сабан туе – минем күңелгә иң якын бәйрәм. Шушы районда туып-үстем, аннары мин әлеге мәйданда яңгыраган Биектау гимны сүзләренең авторы. Сабантуй ачылышы вакытында иң башта Россия, аннан соң Татарстан һәм Биектау гимннары яңгыраган чакта горурланып тыңлап утырдым. Биектау Сабан туйлары элек тә бик матур һәм күңелле үтә иде, быел яңа мәйдан да аеруча күркәм. Биектаулылар басу батырларын, авыл уңганнарын һәрвакыттагыча зурлап хөрмәтли. Сабантуй – язгы чәчүләрдән соң халык өчен чын күңел ачу тантанасы», – дип сөйләде Рафис Корбан «Татар-информ»га.

Сабантуй мәйданында дәүләт татар фольклоры ансамбле, районның үзешчән артистлары, сәхнә әһелләре чыгыш ясады. Шулай ук милли бәйрәм барышында халык уеннары, ат чабышлары һәм төрле ярышлар үтте. Сабантуйның көрәш келәмендә абсолют батыр титулын Азат Яруллин яулады. Ул акчалата приз, телевизор, тәкә һәм автомобиль белән бүләкләнгән.

Шулай ук Сабантуйда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*