Биектау районы үзәк мәдәният йортында Биектау районы оешканга 80 ел тулу уңаеннан “Биектау. Кичә. Бүген. Иртәгә”дип исемләнгән яңа китап белән тантаналы шартларда таныштыру булды.

Китапны тәкъдир итү кичәсенә кунаклар итеп: язучы-якташларыбыз З.Хөснияр,Язучылар Берлеге рәисе Р.Корбан,ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Вәлиев,ТР Хөкүмәтеннән куратор З.Вәлиева чакырылган иде. Кичә барышында алар китап турында үз фикерләрен җиткерделәр.