Биектау районы Х. Габәши исемендәге 6нчы Биектау мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе узды. Чараны милли эшләр буенча директор урынбасары Гарифуллина Миләүшә Фәрит кызы оештырды. Акциядә 100 кеше катнашты.Текстны укытучылар Вәлиева Лилия Габделәхәт кызы, Хәкимова Лилия Әнүр кызы, Галиәхмәтова Рамилә, Фердинант кызы, Гарифуллина Миләүшә Фәрит кызы укыдылар.
Биектау районы Коркачык авылы “Иске-Казан” мәктәбе Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Диктантны, укучылар һәм
укытучылар белән беррәттән, әти-әниләр, китапханә hәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә язды. Быел диктант өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятеннән өзек сайланган иде.
Диктант текстын мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Лилия Әсхәт кызы укыды. Акциядә 25 кеше катнашты.