Биектауда район җитәкчелеге һәм республиканың киң җәмәгатьчелеге якташ язучы-драматурглары Г.Тукай исемендәге премия иясе Хәй Вахитны искә алдылар. Бу чара драматургның 100 еллыгы кысасында узды.
Очрашуга Г.Камал театрыннан халкыбызның яраткан артистлары Ринат Таҗетдинов, Хәлим Җәләлов, Наилә Гәрәева, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башка танылган шәхесләр кайткан иде. Очрашуда шулай ук мәктәп катнашты.
Хәй Вахит 1918 елның 2 декабрендә Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1934 елдаҗидееллык мәктәпне тәмамлый. Аннары, Казанга килеп, театр техникумына укырга керә. Ләкин ике елдан соң техникум ябыла. Габделхәй Чистай районының Яңа Роман авылына укытучы булып китә.
1937-1940 елларда Казанда сәнгатьләр техникумында укый. Уку йортын тәмамлагач, республиканың җыр-бию ансамблендәҗырчы булып эшли. Башыннан ахырына хәтле Бөек Ватан сугышында катнаша.
Сугыштан соң Казан дәүләт консерваториясенең теория-тарих факультетын тәмамлый. 1956–1958 елларда Мәскәүдә югары әдәби курсларда укый. Шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул язучылык эше белән генә шөгыльләнә.
Хәй Вахит сугышка кадәр иҗат итә башлый. 1938-1939 елларда аның «Сорыкортлар» исемле пьесасы һәм «Дулкыннар» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
Язучы шулай ук балалар өчен шигырьләр һәм, халык иҗаты әсәрләренә нигезләп, поэмалар да яза.
Ләкин Xәй Вахитны язучы итеп таныткан жанр – драматургия. Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Кайда соң син?» (1963), «Соңгы хат» (1966), «Туй алдыннан» (1969), «Ике килен-килендәш» (1976) һәм башка әсәрләре театр сәнгатендә зур уңыш яулый һәм тамашачыларның мәхәббәтен казана.
Хәй Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Аның «Самат», «Дим буенда», «Җиһангир», «Наёмщик» дигән опера либреттолары һәм «Мәхәббәт җыры», «Кияүләр» исемле музыкаль комедияләре бар.
Хәй Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Аның «Самат» (1957, Х.Вәлиуллин музыкасы), «Дим буенда» (1965, Х.Вәлиуллин музыкасы), «Җиһангир» (1976, Р.Гобәйдуллин музыкасы) операларына язган либреттолары һәм «Мәхәббәт җыры» (1971, Сара Садыйкова һәм Р.Гобәйдуллин музыкасы), «Кияүләр» (1972, Сара Садыйкова һәм Р.Гобәйдуллин музыкасы) исемле музыкаль комедияләре бар.
1956 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы өчен Хәй Вахит Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Татар драматургиясен һәм татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәй Вахитка 1968 елда Татарстанның, ә 1978 елда «Русия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Хәй Вахит 1978 елның 7 июлендә вафат була.