“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Биектау районы бүлекчәсе борынгыдан килгән “Печән өмәсе” чарасы уздырды. Чарада калфакчылар белән берлектә район мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы һәм үсеп килгән яшь буын да катнашты. Өмәләрнең ничек итеп оешканлыгы, печән вакытында эш кенә түгел, күңелле итеп җыр-биюләр булганын да, өйлә вакытында җыйнаулашып табын корып ял иткән мизгелләр дә күрсәтелде.