26 июньнән 8 августка кадәр Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак.
Форум кысасында алты смена оештырылачак. Беренче смена – «Һөнәрләр Биләр форум» 26 июньдә ачыла. Иҗади смена – «Иҗат Биләр форум» 3–8 июль көннәрендә узачак. Өченче смена – «Социаль күнекмәләр Биләр форум» 11–16 июль көннәрендә булыр дип көтелә. «Мәгълүмати технологияләр Биләр форум» сменасы 28 июльдән 1 августка кадәр узачак. Лидерлык буенча форум 4–8 августта булачак.
Елдагыча, форумнарда Татарстанның барлык район-шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән сәләтле балалар җыелачак. Сүз уңаеннан, «Сәләт»нең төп аланнарына юлламаларның бәясе – 5–22 мең сум. Бәяләр юнәлешкә һәм урынга бәйле. «Сәләт»тә түләүсез ял итү мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, «Сәләт» яшьләр белем бирү форумы тулысынча дәүләт тарафыннан финанслана. Монда килеп эләгү өчен актив булуың кирәк.
Тарихи кыйммәте һәм үзенчәлекләре
– Быел Биләрдәге форумны XI мәртәбә генә уздырсак та, әлеге җирлеккә тәүге тапкыр 1997 нче елда ук килгән идек. Ул чакта 150–200 бала белән 2–3 көнлек смена узды. Хәзер инде аланыбыз үсте, зурайды. Юнәлешләр, форматлар артты. Бүген әлеге форум – «Сәләт»нең иң масштаблы чараларының берсе, – дип сөйләде Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Ул «Сәләт»леләрнең яратып әйтә торган «Биләргә кайту» сүзләренә дә аңлатма кертте. «Монда без борынгы бабаларыбыз белән көчле элемтә сизәбез, шуңа да ел саен «кайтабыз». Форумның нәкъ менә Биләрдә уздырылуының тарихи кыйммәте зур. Күп кенә риваятьләр шушы җирлек белән бәйле. Изге чишмә суы гына да ни тора! Миңа калса, балаларны патриотик яктан тәрбияләгәндә тарих битләренә мөрәҗәгать итү – мөһим шарт», – диде ул.
Министр шулай ук форумның үзенчәлекләренә дә тукталды. «Тарихи кыйммәте турында әйтеп киттем. Икенче үзенчәлеге – уку-укыту программасының көчле булуы. Без ел саен балаларга төрледән-төрле өлкәләр белән танышу өчен мөмкинлекләр бирәбез. Биләрдәге очрашулар яңа дуслар, яңа танышулар белән дә кадерле. Һәм, әлбәттә, безнең тагын бер үзенчәлегебез һәм миссиябез – татар теле өчен мохит тудыру. Ләкин шуны әйтергә кирәк: «Сәләт» форумнары һәм сменаларында татарча камил сөйләшә белгән, татар милләтеннән булган балалар гына түгел, теләгән һәркем катнаша ала. Безнең ябык мәйданчык ясыйсыбыз килми. Монда килгәч, саф татарча сөйләшү, фикер алышу теләкләре арта аларның».
Билгеле булганча, Татарстанда 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. «Сәләт» яшьләр белем бирү форумының төп юнәлеше дә шушы булачак. Балаларны бу өлкә белән якыннанрак таныштырырга тели «Сәләт»леләр.
Куркыныч янамый
Форумдагы куркынычсызлык һәм иминлек мәсьәләсе турында «Сәләт» яшьләре үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сөйләде.
– Әти-әниләр балаларын безгә ышанып тапшыра икән, без бу ышанычны акларга тиеш. Шуңа да без, иң беренче чиратта, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен тиешле таләпләрне кайгыртабыз. Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Роспотребнадзор таләпләренә буйсынабыз, алар белән эшлибез. Балаларның тән сәламәтлеген генә түгел, психологик иминлеге турында да уйлыйбыз. Бу җәһәттән әйдаманнарыбыз ел дәвамында махсус дәресләрдә, мастер-классларда катнаша. Алар шулай ук форум дәвамында әти-әниләр белән элемтәләрне өзми. Ягъни баланың хәлен алар аша белеп булачак. Әти-әниләр борчылмасын, борчылырга сәбәп юк, – диде ул.
Шулай ук Айгөл Габдрахманова «коронавирус»лы чикләүләрнең бераз «йомшаруын» искәртте. Шуңа бәйле рәвештә быел форумда катнашучылар Биләрнең тарихи урыннарына экскурсияләргә бара алачак. Соңгы ике елда моңа рөхсәт булмаган икән.
Лилия Гыймазова