“Ак калфак” Самара яшьләре оешмасы “Бирнә сандыгы” дип аталган чара уздырды. Милли гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз буенча туй төшерергә өйрәнү өчен әле кияүдә булмаган кызлар һәм аларның әниләре чакырылган иде.
– Бездән еш кына кызны татар гореф-гадәтләре буенча кияүгә бирү йоласы белән кызыксыналар. Бүгенге очрашуыбызны шушы кызыклы темага багышлыйбыз. Кыз баланы дөрес итеп тәрбияләү, хатын-кызның гаиләдәге роле турында да сөйләшербез, — дип сәламләде кунакларны оешманың актив әгъзасы, Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова.
Очрашуны Җәмигъ мәчетендә дин дәресләре укытучы Сания абыстай Мингачева башлап җибәрде. Ул никах уку шартлары белән таныштырды. “Никах — кәләш һәм кияү һәм ата-аналар өчен бик җаваплы вакыйга. Бу эшкә ике як та әзер булып, гаилә коруның бөтен асылын аңлаган хәлдә керешү кирәк.
Никах дөрес булсын өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Иң мөһиме, егет белән кыз мөселман кешеләре булу зарури. Никах шаһитлары ике ир яисә бер ир һәм ике хатын була ала. Тагын бер шарт — мәһәр. Бу — егетнең кызга бүләге”, — дип сөйләде Сания Вагыйз кызы.
Беренче шартка абыстай аеруча зур игътибар биреп, катнаш гаиләләрдә булган проблемаларга басым ясады, очрашуга килгән кызларны бары тик үз милләте кешесенә кияүгә чыгарга өндәде.
“Ул чибәр, мин аны яратам, дип кенә башка дин кешесенә кияүгә чыкмагыз. Башка милләт кешесе белән яшәгәндә милли һәм дини гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап кала алырсызмы? Ә балаларыгыз нинди дин, нинди милләт кешесе булып үсәр? — дип кисәтте абыстай. “Ак калфак” оешмасы активистлары аның сүзләрен күтәреп алдылар һәм башкаларга да үгет-нәсыйхәт бирергә вәгъдә иттеләр.
Гөлнара Насыйрованың бирнә сандыгы ачылып китүгә барысы да шуның тирәсендә җыелды.
– Бирнә — ул кызның байлыгы, кияүгә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгы заманнарда кызлар утырмаларга йөреп, башка хатын-кызлардан кул эшләренә өйрәнгәннәр һәм үзләренә бирнә әзерләгәннәр. Юкка гына: “Бирнә биргән — бикә килен, бирнә бирмәгән — чәүкә килен”, — дип әйтмәгәннәр. Киленнең уңганлыгы сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнгән, — дип зур сандыктагы аллы-гөлле байлыгын күрсәтте. Ә анда нәрсәләр генә юк иде! Чиккән сөлгеләр, түбәтәйләр, челтәрләп бәйләгән камзуллар…
“Чиккән сөлгеләрнең берсен, ярәшү билгесе итеп, яучыга биреп җибәргәннәр, ә икенчесен кыз капкасына элеп куйганнар. Кәләш егетнең әти-әнисенә, якын туганнарына да үз кулы белән чиккән-бәйләгән кул эшләре бүләк итәргә тиеш булган”, — дип дәвам итә Гөлнара ханым.
Очрашуга милли туйлар оештыручысы Әлфия Сөләйманова да килгән иде.
– Никах, туй — кыз тормышындагы иң олы вакыйга. Аны һәркем җиренә җиткереп, гомерлеккә истә калырлык итеп үткәрергә тели. Элек башта никах укыталар, бераздан туй төшерәләр иде. Бүгенге яшьләр бу тантаналарны кушып, барысын да бер көнне үткәрәләр. Ә без аларга ярдәм итәбез, — дип сөйләде ул. Әлфия ханым зәвык белән эшләнгән чакырулар, махсус бүләк өлгеләрен алып килгән иде. Кызлар да, әниләр дә аларны зур кызыксыну белән карадылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Алия АРСЛАНОВА