12 февраль көнне Биектау районының Өбрә авылындагы Салих Сәйдәшев музее районның “Ак калфак” оешмасы активистларын кабул итте. Аккалфаклыларның быелгы икенче утырышларына бирегә җыелуы да юкка гына түгел. Чөнки музей җитәкчесе Гөлназ Гыйниятуллина һәркемне ачык йөз белән каршы алып, тәмле теле белән экскурсия уздырып, кайнар чәй белән сыйлап озата.
Алан-Бәксәр, Дөбъяз, Ямаширмә, Зур Битаман, Мәмдәл, Әлдермеш авылларыннан, Биектауның үзеннән җыелган оешманың актив ханым һәм туташларын районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Шакирова республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан республикакүләм һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештыра торган чаралар планы белән таныштырып, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне яңартуда, аларны яшәешебезгә кайтаруда мөмкин кадәр күбрәк халыкны, бигрәк тә мәктәп, балалар бакчалары балаларын җәлеп итәргә чакырды. Утырышта катнашучылар фикер алышып, алдагы көнгә планнар корып кына калмады, һәммәсе үзләре белән алып килгән төрле-төрле чигү үрнәкләре белән танышканнан соң, кулларына энә-җеп алып, бер-берсен рухландыра-рухландыра, ярыша-ярыша чигү дә чиктеләр.
Безнең милләт хатын-кызлары гомер-гомергә кул эшләренә оста булган бит. Күлмәген-алъяпкычын, күкрәкчәсен дә үзе тегеп-чигеп кигән ул, паласын да үзе суккан, өй бизәгеч кашага-япмаларын да, мендәр тышларын да үзе әзерләгән. Кызлар исә сандык-сандык бирнә әйберләре тутырган. Баулы якларыннан Әлдермеш авылына килен булып төшкән Эльмира Фәрхетдинова әнә үз якларында каенана-каенатаны вафат булгач гүргә иңдерү өчен 3,5 әр метрлы чиккән сөлгеләр әзерләү гадәте булуын да әйтә. Үзе исә бирнәгә сөлгеләр белән бергә 26 тастымал чигә ул, һәм аларны бүген дә куллана икән.
Алан-Бәксәр авылы җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина исә әбисенең сандыгында сакланган чигү үрнәкләре белән уртаклашты. Алар арасында хәтта 1937 елгы үрнәкләр дә бар. Кызлар ул бизәкләрне шунда ук үз кул эшләренә күчереп, чигә дә башладылар.
Зур Битаман авылыннан Гөлнара Камалиева әбисе үз куллары белән тегеп, чиккән һәм гомере буе кулланган намазлыклар алып килгән иде. Аларның бизәкләре әле дә күз явын алырлык, җепләре әле дә җете төсен җуймаган.
Уңган-булган ханымнарның куллары чигә торды, үзләре, берәм-берәм сүз алып, һөнәри эшләре, бала тәрбиясе турында сөйли торды. Мәсәлән, район үзәкләштерелгән китапханә мөдире Лилия Хәмидуллина өйләрендә кызларына бары милли тәрбия генә бирүләрен, Ханты-Мансийск якларыннан җәй буена кунакка кайта торган энесенең балаларының да ялдан киткәндә татарча сөйләшүләрен билгеләп үтте. Лилия ханым кызы бик оста чигүче дә икән. Кияүгә чыкканда киявенә бүләккә дигән кәләпүшне дә үзе чигеп кидергән хәтта.
Дөбъяз авылының Шамилә Фәттахова җитәкчелегендәге “Гөлчәчәк” балалар бакчасындагы сабыйларның осталыклары турында тирә-як авылларда кемнәр генә белми икән инде!? Җиде төрле милләт вәкиле яшәгән авылның бакча балалары бары да диярлек татарча сөйләшә, милли орнаментлар белән рәсем ясый, чигү чигә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына да бик күп кулъяулык чиккәннәр һәм әби-бабаларына бүләк иткәннәр.
Гомумән, “Гөлчәчәк”нең эш тәҗрибәсе барлык бакчаларга үрнәк булырлык. Шулай ук алда санап киткән авыллардагы хатын-кыз һәм туташларның активлыгы да!
Люция Фаршатова
Биектау районы, Өбрә авылы