Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы һәм Нижгар татарлары конгрессы белән берлектә төрле яшьтәгеләрне – 5 яшьтән алып якынча 70-75 яшькәчә милләттәшләребезне җәлеп итә торган проектларны тормышка ашыра. Шуларның берсе – “Татар малае. Татар кызчыгы” конкурсы, анда 5-8 яшьлек малай-кызлар ярыша һәм үткән атнада ул инде бишенче тапкыр уздырылды. Бу юлы конкурсны 19 февраль көнне Татар Моклокасы мәдәният йорты кабул итте һәм, әлбәттә, оештыручыларның берсе дә булып чыкты. Информацион ярдәмне, һәрвакыттагыча, өлкә “Туган як” газетасы күрсәтте.
Конкурсның максаты – балаларда татар теленә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, милли мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләргә игътибар җәлеп итү, лидерлык сыйфатларын тәрбияләү.
Бу юлы конкурста катнашырга ун бала теләк белдергән иде. Кызганычка, авырып китү сәбәпле, берсе катнаша алмады һәм, нәтиҗәдә, Татар Моклокасы сәхнәсендә Спас, Пильна, Сергач, Кызыл Октябрь округларыннан 4 малай, 5 кыз ярышты.
Конкурсны бик матур итеп мәдәният йорты методисты Гализә Кукаева белән үзешчән сәнгатьтә катнашучы актив кыз Динара Хәсәнова алып барды.
Җирле балалар башкаруындагы матур музыкаль композициядән соң, алып баручылар сәхнәгә Спас округының депутатлар Советы рәисе Рамил Салихҗанов белән Татар Моклокасы территораль бүлек җитәкчесе Салех Щегалевны чакырды. Рамил Әхмәтович белән Салех Сафинович залны тутырып җыелган тамашачыларны, кунакларны бәйрәм белән котлап, катнашучы балаларга уңышлар теләделәр.
Ниһаять, чараның геройлары белән танышу вакыты җитте, менә алар: Айрат Хабибуллин (Татар Моклокасы мәктәбе), Азалия Курбанова (Петрякс балалар бакчасы), Эмилия Измаилова (Зур Рбишча балалар бакчасы), Индира Юсипова (Татар Моклокасы мәктәбе укучысы, Тукай), Алина Гафурова (Кочко-Пожар балалар бакчасы тәрбияләнүчесе, Шөбиле), Хасил Хафизов (Сафаҗай балалар бакчасы), Адиль Хайретдинов (Петрякс балалар бакчасы), Камилә Хайретдинова (Сафаҗай балалар бакчасы) һәм Рамис Камалетдинов (Уразавыл мәктәбе). Берсеннән-берсе матур милли костюмнар кигән балаларның сәхнәгә чыгып басуы бик матур күренеш булды. Ә аларның чыгышларын Сафаҗай, Зур Рбишча, Петрякс балалар бакчалары мөдирләре Әлфия Аймалетдинова, Энҗе Хафизова, Гүзәл Аляутдиновадан һәм өлкә татар автономиясенең яшь активисты Тимур Абызовтан торган жюри бәяләде. Үткән елгы “Нижгарсылу” конкурсы җиңүчесе, уразавыллы Ләйсән Камалетдинова татар биюе башкарганнан соң, конкурс программасы башланды. Беренче бирем визит карточка- сы – “Әйдәгез танышыйк” иде. Анда балалар кыскача үзләре белән таныштырып, нәсел шәҗәрәләре турында да сөйләргә тиеш иде. Видеопрезентацияләр, шигъри юл- лар, биюләр кушып, бик матур чыгыш ясадылар. Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен кулланып, сәхнә күренеше күрсәтүчеләр, нәсел агачы эшләүчеләр дә бар иде. Булышу төркемнәре ярдәмендә бу конкурсны барысы да уңышлы ерып чыкты. Икенче биремдә татар халкының гореф-гадәтен күрсәтергә кирәк иде. Солдат озату, сабан туе, серле сандык, мич катлау, яңгыр сорап теләккә чыгу, балага исем кушу, туйның икенче көнендә өй киендерү – барысы да искиткеч итеп сәхнәләштерелгән күренешләр булды, ә иң мөһиме – балалар татар халкының матур гореф-гадәтләре, йолалары турында мәгълүмат ала, аларны саклап үстерергә өйрәнә. Тәрбиячеләре, әти-әниләре, дусларыннан торган булышу төркемнәренең бердәм булып ярдәм итүләре, матур итеп уйнаулары да сокландырды. “Уңган кулда ут уйный” дип аталган өченче биремнең исеме үзе турында сөйли – балалар үзләренең уңганлыкларын күрсәтте. Айратның Ватанны саклаучылар көненә багышлап, үзкуллап эшләгән матур рәсеме, Азалиянең әнисе белән бәйләгән оеклары (аның абыйсы махсус хәрби операциядә катнаша икән), Эмилия белән Камиләнең өчпочмаклары, Индираның чәкчәге, Алинаның искиткеч матур, милли стильдә бизәлгән торты, Хасилның казы белән өчпочмагы, Адильның пәрәмәчләре – барысы да күз явын алырдый матур һәм тәмле иде. Казы, оеклар, картина, әлбәттә, махсус хәрби операциягә яисә Мулинодагы госпитальдә дәваланучыларга тапшырылыр. Ә балалар әти-әниләренә бар эштә дә ярдәм итеп үсә, шушы шатландыра.
Дүртенче бирем иҗади номер иде. Татар җырлары яңгыраган, шулай ук татар биюләре башкарылган бу бирем үзе бер кечкенә концерт булды һәм барлык чыгышлар кайнар алкышларга күмелде.
Конкурс программасы тәмамланып, жюри нәтиҗәләр ясаганчы, Татар Моклокасы кызлары матур бию, үзешчән җырчы Хамдия Мәсүмова күңел түренә үтеп керерди җыр белән чыгыш ясадылар. Тукайлы Гүзәлия Шакерованың килене һәм ике оныгы белән җырлавы нык истә калды – костюмнары гына да күз явын алырдый, аларны Гүзәлия үзе тегә.
Жюрига килгәндә, аларның эше бик катлаулы булды, чөнки бала- ларның чыгышлары күбесе бертигез иде һәм һәр бирем өчен барысына да “бишле”ләр куелды. Шуңа да җиңүчеләрне үзара тавыш биреп билгеләделәр. Нәтиҗәдә, Айрат “Иң батыр бала”, Азалия “Иң ягымлы бала”, Адиль “Иң сәләтле бала”, Индира “Иң зирәк бала”, Алина “Иң уңган бала”, Камилә “Иң кыю бала”, Рамис “Иң тапкыр бала” номинацияләрендә җиңүче дип табылды. Ә “Татар малае-2025” исеменә Хасил Хафизов лаек булды, “Татар кызчыгы-2025” исеме Эмилия Измаиловага бирелде. Димәк, киләсе елга бу конкурс Сафаҗайда яисә Зур Рбишчада узар, Аллаһы кушса. Барлык балаларга өлкә авто- номиясе һәм Нижгар татарлары конгрессы исеменнән Дипломнар белән бүләкләрне өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина һәм конгресс рәисе Гөлнара Абдуллина тапшырды. Шулай ук аларны әзерләгән җитәкчеләре дә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Зилә ханым мәдәният йортына автономия исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды. Тулаем алганда, чара зур оешканлык белән узды – барлык катнашучылар, кунаклар өчен җирле мәчеттә мәхәллә һәм авыл администрациясе исәбеннән кайнар төшке аш оештырылган иде, кайтыр алдыннан да чәйләр эчереп озаттылар. Оештыручыларга, балаларны әзерләгән тәрбиячеләргә, укытучыларга, әти-әниләргә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, территориаль бүлеккә, Ринат хәзрәт Кукаев җитәкләгән мәхәлләгә, аш-су әзерләгән алмайларга зур рәхмәт белдерәбез һәм, әлбәттә, сәхнәгә чыккан кыю балаларыбызга рәхмәт, алда да гел уңыш кына елмайсын үзләренә.
Наилә ЖИҺАНШИНА