Быел «Татар кызы – 2025» халыкара бәйгесенең төбәк этабы Бишкәк шәһәрендә җылы, ихлас атмосферада узды. Әлеге бәйгедә чын күңелдән татар мәдәниятенә гашыйк, тырыш һәм максатчан кызлар катнашты.
Бәйге түбәндәге этаплардан торды: автобиографияне тәкъдим итү, иҗади чыгыш, зирәклекне сынау һәм милли аш-су бәйгесе. Һәр кыз үзен яхшы яктан күрсәтергә тырышты, ләкин Карина Алиева аеруча игътибарга лаек булды. Ул үзенең активлыгы, сәхнәдә үз-үзен тотышы һәм тапкыр җаваплары белән жюри әгъзаларының күңеленә кереп калды.
Нәтиҗәдә түбәндәге номинацияләр тапшырылды: Карина Алиева — «Иң нәзәкатьле кыз», Разия Розыева — «Иң максатчан кыз», Рамиля Хузахметова — «Иң назлы кыз».
Барлык катнашучыларны ихлас котлыйбыз! Бишкәк шәһәрендәге төбәк этабы, тагын бер кат, чит җирләрдә дә горурланып татар исемен йөртүче сәләтле кызларыбыз барлыгын күрсәтте.