“Мин татарча сөйләшәм” акциясе концертында катнашучы музыкантлар “Бистә 2.0” проекты кысаларында үткәрелгән фотосессиядә катнаштылар.
?Объективта – Иске-Татар бистәсенең? туристлар игътибарыннан читтә калган урамнар һәм йортлар. Шулай итеп, Форум тагын бер тапкыр борынгы бистәнең хәле турында сүз кузгата.
Фотоларда – Зәйни Солтан, Фатыйх Кәрим, Сара Садыйкова, Шиһабетдин Мәрҗәни, Тукай урамнары, Юнысов мәйданы.