«Бистә шәле» III республика хатын-кызлар кәсебе фестиваленә быел яңалыклар кертелә. Алар хакында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә Балык Бистәсе Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Лилия Кәримуллина сөйләде.
«Елдан-ел фестивальгә яңалык кертергә телибез. Быел ике яңа конкурс оештырыла. «Эрлим, чорныйм» дигән бәйгедә йон эрләячәкбез, шуннан йомгак чорнаячакбыз. Бик кызык фестиваль булырга охшап тора. Жюри әгъзалары тизлеккә, пөхтәлеккә, матурлыкка игътибар итәчәкләр. Тагын бер конкурс – шәл бәйләү, уртага читләрне тоташтырып тегүдән гыйбарәт булачак. Шәлнең бит башта уртасы бәйләнә, аннары читләре бәйләнеп, уртага тоташтырыла», – диде Лилия Кәримуллина.
Ул быел фестивальдә «Иң креатив шәл» дигән бәйге өченче ел рәттән узачагын әйтте. «Креатив идеяләр белән килүчеләр шактый: Төрле форматта, төрле язулар белән шәлләрне шушы фестиваль өчен махсус алып киләләр». – диде.
Балык Бистәсендә «Капка төбендә», «Эх, гармуннар уйный белсәм», «Җәйге алан»! проектлары гамәлгә ашырыла, алма, чикләвек, бал спаслары уза. Лилия Кәримуллина сүзләренчә, район күләмендә эшләп килгән шушы проектлар фестиваль кунакларына тәкъдим ителәчәк.
Чыганак: tatar-inform