tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бияләй-оекбашлар бәйләүче Әбделхәй хәзрәт: «Бездә беркайчан да эш бүлешү дигән нәрсә булмады»
Бияләй-оекбашлар бәйләүче Әбделхәй хәзрәт: «Бездә беркайчан да эш бүлешү дигән нәрсә булмады»

Бияләй-оекбашлар бәйләүче Әбделхәй хәзрәт: «Бездә беркайчан да эш бүлешү дигән нәрсә булмады»

Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Әбделхәй хәзрәт Сабировка бәйләү җене кагылган. Ул бәйләгән бияләй-оекбашларның саны меңгә җиткән. Хатыны Гөлнур апа шигырь укый, ә Әбделхәй абый дөньясын онытып бәйли. Тик гаилә башлыгын, хатын-кыз эшен эшләп утыра, дип сүгәргә ашыкмагыз! Һәр гаиләнең – үз тәртибе.

Әти, киявеңә бияләй бәйләп бирерсең әле, яме, тик сарык йоныннан булсын, ярыймы! Бияләйне әбидән түгел, бабайдан сорыйлар шулай. Гаҗәпме? Гөлнур апа исә ире бәйләгән әйберләрне бүләккә өләшә. Моның өчен балалар, оныклар, туганнар, дуслар да җитәрлек. Сигез оныкның үзенә генә күпме оекбаш кирәк. Илһамы килсә һәм вакыт тисә, бер пар башмакны Әбделхәй абый бер көн эчендә өлгертә ала. Бигрәк тә кыш көне аның кулыннан энә-җеп төшми. Мавыгып китеп, артыгын да тырышып куярга мөмкин. Муллаларга чалма да ясый.

– Берсендә телевизордан «Могҗизалар кыры» тапшыруын карап утырам. Күзләр –  экранда, бармаклар – үз «эшендә». Тапшыру беткәч, карасам, пирчәткәнең бармагы әллә биш-алты тапкыр озынрак булган. Аннан сүтәргә туры килде. Мин инде карамыйча да бәйләргә өйрәндем. Бу шөгыль күңелне дә тынычландыра, – дип елмая хәзрәт.

Әбделхәй абыйга – 68 яшь. Ул гомер буе «Алга» колхозында хезмәт куйган. Башта тракторчы булып эшләгән, җиде ел такта ярдырган, аннан фермада – оператор. Нинди генә урында эшләсә дә, бәйләргә һәрвакыт вакыт тапкан. Бу – аның кечкенәдән өйрәнгән шөгыле. Әлеге хирыслык нәселдән күчкән. Әнисенең энеләре элек ярышып бәйли торган булган. Хәзер Әбделхәй абый оныкларын бәйләү серенә төшендерә.

– Ике апам, ике сеңлемне әни кечкенә чакта бәйләргә өйрәтә иде. Миңа да кызык бит. Алар күрмәгәндә генә качырып, бәйләүләрен берничә рәт әйләнә идем. Берәү дә өйрәтмәде. Бизәкләрне дә үзем чыгарам, әлбәттә, алар катлаулы түгел. Бияләй бәйләү авырмы, әллә оекбашмы дисез? Аерып әйтә алмыйм. 60 еллап бәйләгәнгә, бәлкем, авырлыгын сизмимдер. Гөлнур апаң белән элек кичләрен бергәләшеп йон кофталар бәйләдек. Кемдер арткы, кемдер алгы өлешен. Ул йон эрләп, җеп белән тәэмин итеп торды,  – ди Әбделхәй абый. – Җепләрне авыл кибетенә барып алып кайтам. Кибетче, ярты җебемне син генә алып бетерәсең, дип шаярта. Хатынны үзем бәйләтмим, алайса, миңа калмый бит. Берсен дә сатмыйбыз, акчага кызыкмыйбыз.

Әбделхәй абыйның өчпочмак, бәлеш пешерүенә дә, бәйләү бәйләвенә дә берәүнең дә исе китми. Авылда сәгать, тегү машиналары төзәтүче дә ул.

Гөлнур апа үзе дә ир-ат эшеннән курыкмый. Башта хат ташучы булып эшләсә, соңыннан фермада сыер сауган. Яшьли әтисез калгач, барысын да эшләргә туры килгән аңа. Әнисе белән бергәләп мунча бураганнар.

– Бездә беркайчан да эш бүлешү дигән нәрсә юк. Берәүне дә эшкә чакырмыйбыз. Пычкының бер башыннан Әбделхәй тотса, икенчесеннән мин тартам. Утынын да, бакчасын да бергәләп ярдык, печәнен дә чаптык. Ул комбайнда эшләгәндә, алты ел комбайн ярдәмчесе булып эшләдем. Ирем әбәд ашаган чакта эшне туктатып тормадык, үзем суктырдым. Ике кызыбыз, улыбыз да әтиләре белән комбайнда бергәләп эшләделәр, – ди Гөлнур ханым.

Бер сүздә, бер дулкында булганга, никахлары да нык аларның. Аларның гаилә коруына – 47 ел. Җәй көннәрендә Гөлнур апа белән икесе бергә велосипедта йөриләр. Сарайларында гына 10лап велосипед тора. Оныкларның өлеше дә бар монда.

Динне дә, ял итүне дә тигез күрәләр. Башка шәһәрләргә концерт карарга йөриләр.

– Мал-туарны күптән асрамыйбыз. Умарта тотабыз, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Күбесен бүләккә өләшәбез. Балалар кайтып, хәлне белешеп тора. Шөкер, шулай матур гына яшәп ятабыз, – ди алар.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*