Балтач бистәсендә яшәүче бөек Ватан сугышы ветераны – Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмулла улына 95 яшь тулды.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин юбилее уңаеннан аңа Россия Президенты Владимир Путинның исемле котлау открыткасын, районыбызның бүләкләрен тапшырды.
Гыйльван ага бүгенге көндә сеңлесе Халисә апа белән балалары, якыннарының кадер хөрмәтендә хәерле гомер кичерә.
– Сугыш башланганда миңа 11 яшь кенә иде. Ачлык, хәерчелекнең үзәкләргә үткән вакытлары күп булды. 7нче сыйныфны тәмамлагач мәктәпкә бармадым, чөнки эшләргә кирәк иде. 1941-1945 елларда Ленин исемендәге колхозда эшләдем. Әтием белән бергә ат сбруйларын төзәтә идек, арба, чана тәртәләре, тырма һәм чалгы саплары әзерләдек, кул тырмалары ясадык. Бәрәңге казу, салам өюләрне, каравыл торуларны әйтеп тә тормыйм инде, – ди ул.
Әлеге хезмәтләре өчен Гыйлван абыйга да, әтисенә дә “1941-1945 елларда тырыш хезмәте өчен” медале бирелә.
Гыйльван Гыйльмуллин Көнбатыш Украинада бандеровчыларның милли яшерен отрядларын юк итүдә катнаша. 1948нче елны ФЗӨгә алалар. Юллар аны Кузбасс шахталарына алып килә. 17-18 яшьлек егетләрне 2-3 километр тирәнлектәге шахталарга төшерә торган булалар. Карпат тауларында башыннан кичкәннәрен дә бик озаклап сөйли ветеран.
– ФЗӨ белән армия елларымны кушып санасаң, 5 ел да 7 ай хезмәт иттем, – ди Гыйльван ага.
Чыганак: baltaci.ru