.Фюзеляж клепкалаучы, аның хәрби хезмәткә чакы рылудан броньы була. Абыйсы Сталинград янындагы сугышта һәлак булганнан соң, ул фронтка китәргә карар кыла. 1943 елның июленнән Орел-Курск дугасындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Сугышта ул каты яралана, госпитальдә дәвалана. 1945 елның декабрендә Житомир шәһәренә демобилизацияләнә.
Фронттан кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, Муллахаҗи Закир улы Чабаксар җиһаз фабрикасында слесарь булып эшли, партия оешмасы секретаре, кадрлар бүлеге начальнигы була.
Ул I дәрәҗә Ватан сугышы орденына, “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлар өчен” медальләренә лаек булды.
иртә Муллахаҗи Закир улы зарядка ясый.
Җиңүгә керткән өлешегез өчен баш иябез. Батырлыгыгыз өчен рәхмәт.
Юбилеегыз белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек телибез!
Белешмә:
Закиров Муллахаҗи Закир улы- 15.09.1924 елгы, ТАССРның Әтнә районы Күәм авылында туган. 1941-1943 елларда колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли (ашлык чәчәләр һәм ташыйлар, утын кисәләр). 1944 елда фронтка чакырыла, Тернополь өлкәсенең Острог шәһәрендә МГБ гаскәрләренең 21 нче укчы бригадасында яшь сугышчы курсларын үтә. Көнбатыш Украинада бандформированиеләр белән минометчы булып сугышкан. 1951 елның апрелендә демобилизацияләнә. 1951 елдан Мизоч шәһәрендә (Көнбатыш Украина) элеватор икмәк кабул итү предприятиесендә склад мөдире булып эшли. 1954 елда Чабаксар шәһәренә даими яшәү урынына килә. 1954-1957 елларда-мастер ярдәмчесе (читтән торып уку формасы буенча электромеханика техникумын тәмамлаган), 1957-1960 елларда ХБК, ССК «Системпром»да комсомол райкомының икенче секретаре булып азат ителгән. 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Германияне Җиңгән өчен» медале, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны»дигән мактаулы исемгә ия. Тол ир, өч бала үстергән, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Мәгариф оешмалары белән зур патриотик эш алып бара, дистәләгән патриотик характердагы чаралар, батырлык дәресләре, яшьләр белән очрашулар үткәрә.