tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Была война…» (Сугыш булды…) спектаклен күрсәтәчәк
Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Была война…» (Сугыш булды…) спектаклен күрсәтәчәк

Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Была война…» (Сугыш булды…) спектаклен күрсәтәчәк

4 һәм 9 майда Казан Кремле территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Коллектив Мәскәү режиссеры Сергей Цветковның «Была война…» (Сугыш булды) вокаль-хореографик спектаклен тәкъдим итәчәк.

Бу әле генә очрашкан һәм бер-берсенә гашыйк булган егет белән кыз турында йөрәк кылларына үтеп керә торган мелодрама. Бөек Ватан сугышы башлангач, гашыйклар бер-берсе белән аерылышалар. Ләкин, күңелләрендә сугыш бетәр, алар һичшиксез очрашырлар һәм бәхетле булырлар дигән өмет яши.

«Без әби-бабаларыбызның батырлыгы турында әти-әниләребез сөйләгәннәрдән ишетеп беләбез. Вакыт узган саен, Бөек Җиңү көне еракта кала. Безнең бурыч – сугыш турында истәлекне саклау, аны киләсе буынга тапшыру. Ләкин әхлак тәгълиматы аша түгел, ә сәнгать аша. Мин ышанам: җырлар һәм биюләребез ярдәмендә без яшь йөрәкләрнең иң яшерен почмакларына барып җитәрбез һәм анда тирән эз калдыра алырбыз!», – дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов.

Куелышта «Боевая пехота», «Лизавета», «Марш артиллеристов», «Смуглянка» кебек сугыш еллары җырлары яңгыраячак.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле — күпьеллык тарихы булган үзенчәлекле иҗат коллективы. Ул үзендә халык иҗатының күп гасырлык традицияләрен, аның бай мәдәниятен саклый һәм аны җыр, хореография сәнгате аша трансляцияли.

Спектакльләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җәйге программасы кысаларында узачак. 1 майдан 11 майга кадәр кунакларны мастер-класслар, концерт чыгышлары, перформанслар, куелышлар, кино күрсәтүләр һ.б. көтә. Барлык чараларга да керү ирекле.

Спектакль 4 майда 17.00 сәгатьтә, 9 майда 18.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*