Һәйкәлне төзүдә катнашып, беренче нигез ташларын салган, һәйкәл ачылганчы армый – талмый эшләгән шәһәрдәшебез – Татарстанның халык артисты, драматург Булат Сәлахов истәлекләре белән уртаклашты.
Чаллы шәһәре мэры ярдәмчесе Рамил Мәрван улы Хәлимов белән төзелеш вакытында төшкән тарихи фотоларны барладылар.
Һәйкәл Булат Сәлаховның кул җылысын саклый сыман…
«Ватан-Ана» мемориаль комплексы Яр Чаллы шәһәрендә 1975 елда ачыла. Ватандашлар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан чаллылылар хөрмәтенә куелган.
Ансамбль үзәгендә — «Ватан-Ана» һәйкәле. Ватан-ананы символик сурәтләү өчен Илдар Ханов Феникс кошы турындагы борынгы Мисыр мифын кулланган. Имеш, Феникс кошы, Мисырдан Урта диңгез утрауларының берсенә күчеп китеп, шунда үзен яндыра, газаплар белән, көлдән яшь һәм матур булып яңадан туа.
Һәйкәлдәге хатын-кыз битле кошның куәтле канатлары астында — аның уллары. Уң яктагы барельефларда — матрос, эшче, кызыл гаскәри, торбачы — Октябрь инкыйлабы һәм Ватандашлар сугышында катнашучылар. Сул канаты астында — Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны яклаучылар. Образлар гомумиләштерелгән, бик гади. Йөзләр кырыс. Каска, буденновка, автомат, граната, мылтык аерылып тора.
Мемориал берничә өлештән тора: киң итеп эшләнгән гранит баскычлар, Сталинград янындагы Мамай курганыннан кайтарып, тотказылган Мәңгелек ут, Хәтер дивары һәм «Ватан-Ана» һәйкәле (скульптор Илдар Ханов, архитектор Ринат Насыйров).
Мәңгелек ут янындагы мәрмәр плитәгә татар (уң якта) һәм рус (сул якта) телләрендә Муса Җәлил сүзләре язылган:
Умирая,
Не умрет герой
— Мужество
Останется в веках.
Имя прославляй
Своей борьбой
Чтоб оно не смолкло
На устах.
М. Джалиль
Батыр үлә
Үлмәс дан алып,
Батырлыклар
Белән макталып.
Исмең калсын
Үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып
Ятларлык.
М. Җәлил
Композитор Нәҗип Җиһанов әлеге сүзләргә көй язып бирә, һәм ул көй һәйкәлне тантаналы ачканда беренче тапкыр яңгырый.