Бөек Ватан сугышы башлану белән, ил өстенә мең бәла ябырыла. Шуларның берсе – яралы солдатлар өчен госпитальләрдә, хастаханәләрдә урын җитмәү. Тиз арада, 1941 елның 7 июлендә, СССРның Оборона халык комиссариаты госпитальләр санын арттыруны максат итеп куя. Нәтиҗәдә, илдәге 632 ял йорты һәм 221 шифаханә госпитальгә әйләнә. Шул рәвешле 55 мең урынга исәпләнгән дәвалау, тернәкләндерү үзәкләре барлыкка килә. ТАССР да илебезнең иң күп госпитальләр оештырылган төбәкләрнең берсенә әверелә. Бездә 17 госпиталь ачыла.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Арча районында эшләгән эвакогоспиталь турында язарга булдык. Иң сөенечлесе – шунда шәфкать туташы булып эшләгән ике ветеран әби бүген дә исән. Һәм без, аның берсе белән очрашып, аралашу бәхетенә ирештек.
«1944 елның 16 апрелендә миңа госпитальне ашыгыч рәвештә ташлап китәргә туры килде. Моңа көнләшү һәм яла сәбәпче булды: имеш, шунда эшләүче шәфкать туташы белән минем арада мәхәббәт хисләре барлыкка килгән. Ә чынлыкта бу бары кешелеклелек, бер-береңә карата ихтирам гына иде. Госпитальнең директоры, табиблар, шәфкать туташлары белән хушлашу авыр. Мин аларны гомерем буе онытмаячакмын. Безгә алар әсир итеп түгел, ә кеше итеп карады», – Италия гражданины Энджинио Франзини Арчадагы эвакогоспиталь турында шулай дип яза.
«КУЕЛГАН МАКСАТНЫ ҖИРЕНӘ ҖИТКЕРЕП ҮТИЛӘР…»
Арча районы эвакогоспитале 1941 елның 24 июлендә үк оеша. Һәм ул 1946 елның 15 ноябренә кадәр эшли. Баштагы ике елда госпитальдә үзебезнең солдатлар дәваланса, 1943 елдан анда әсир төшкән немецларны алып киләләр. Сәбәп нидә? Нәрсә, сугыш уртасында кинәт кенә яралы солдатлар кимиме? Юк, әлбәттә. РФ Оборона министрлыгы Үзәк архивының Санкт-Петербургтагы филиалы (Хәрби-медицина документлары) мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1941–1942 елларда яралы солдатлар арасында туберкулез киң тарала. Авыру солдатларны аерым дәвалый башлыйлар. Ләкин бу ярдәм генә җитми, чир көннән-көн киңрәк тарала. Җитәкчелек тиз арада чарасын күрергә ашыга, 40–50 кешелек, хәтта аннан да күбрәк урынга эвакогоспитальләр ача башлыйлар. Хәрби җитәкчеләрнең планы рас килә: 1943 елда туберкулез чигенә. Ә эвакогоспитальләрне берләштерергә дигән фәрман чыга. Шул рәвешле, Арча эвакогоспиталендә дәваланучы солдатларны бүтән җирләргә күчерәләр, савыкканнарын исә фронтка яки өйләренә озаталар.
Тарих битләренә күз салсак, Арча эвакогоспитале башта 0192 номеры белән йөри, аннан соң аңа 3655 номеры бирәләр. Аның беренче җитәкчесе – икенче ранглы хәрби табиб – Веньямин Иосифович Эмдин була. Баш табиб истәлекләрендә госпитальне 31 июльгә әзер булды, дип яза. Госпитальнең беренче бинасы өчен район хастахәнәсенең яңа ягын алалар. Ул бина 150 кешене сыйдыра ала. Веньямин Эмдин, госпиталь өчен сөлге, халат, медикаментлар, аш‑су бүлмәсенә кирәк-яраклар бирүләрен сорап, кат‑кат рәсми хатлар яза. Һәм теләгенә ирешә. Госпиталь өчен тагын ике бина – Арча педучилищесының ике катлы тулай торагы һәм уку бинасын бирәләр. Җәмгысы 550 солдат өчен урын булдырыла. Тагын госпиталь карамагында аш‑су әзерли торган агач йорт, шәфкать туташларына яшәү өчен аерым агач бина да була.
Үзәк бер айдан соң гына авыруларны кабул итә башлый. (Документларны тәртипкә китерү, коллектив туплау өчен шулкадәр вакыт кирәк була). Яралы солдатларны санитар поездлар белән Арча тимер юл станциясенә күпләп (сиксәнгә якын) алып киләләр.
Арча эвакогоспитале башта аяк-куллары яраланган солдатларны дәвалау өчен дип оеша. Ләкин гадәттә аяк‑кулы яраланган солдатның эчке әгъзалары да җәрәхәтләнгән була. Бу авыруларны дәвалау чын проблемага әйләнә: госпитальгә хирурглар җитми, ә баш хирург бөтенләй юк. Медицина югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне тиз арада ГИДУВта, яңадан әзерлек курсларында укытып, Арчага җибәрәләр. Шулай итеп терапевт, педиатр, гинеколог булырга укыган студентлар, катлаулы операцияләр ясый башлый. Шунысын да әйтергә кирәк: операция блогы чорына күрә бик яхшы җиһазландырылган була. Чисталык ягы да бик зур контрольгә алына. Кан белән проблема тумый – даими рәвештә Үзәк кан бирү станциясеннән килеп тора.
1942 елның 17 мартында Арча эвакогоспиталенә Мәскәүдән тикшерү комиссиясе килә. Актка комиссия әгъзалары болай дип язып калдыра: «Операцияләр нәтиҗәсе бик тә канәгатьләнерлек, кан салу нәтиҗәләре әйбәт. Яшь табиблар коллективы авыруларга карата зур игътибар бирә һәм тырышлык күрсәтә. Куелган максатны җиренә җиткереп үтиләр».
ӘСИРЛӘРДӘН СОҢ УРЫН – БАЛАЛАРГА…
Арча эвакогоспитале 1943 елның 7 мартында үзебезнең солдатларны дәвалаудан туктый. Биредәге табиблар, шәфкать туташлары ике ел эчендә 3380 кешегә ярдәм күрсәтә. Тиз арада – өч көн эчендә госпитальдәге 311 яралы солдатны төрле җирләргә озатып, 10 мартта әсирлеккә алынган тоткыннарны каршы алалар. Госпитальнең коллективы үзгәрми, шушы составка бары 5 конвоир гына өстәлә. Үзебезнең солдатлардан аермалы буларак, тоткыннарны дәвалау катлаулырак була. Яралары өстенә аларда дизентерия, туберкулез кебек йогышлы авырулар барлыгы ачыклана. Шулай ук тиф, гепатит, малярия, корчаңгы кебек чирләр дә табыла. Тоткыннар арасында үлүчеләр бик күп була. Аларны, Арча янында махсус зират ачып, шунда күмә баралар. (Анда меңнән артык әсирнең җирләнгәнлеге мәгълүм). 1945 елда, югары оешмалар кушуы буенча, госпитальнең бер бинасы урта мәктәп карамагына бирелә. Әсирләр өчен 300 урын кыскартыла. Ә эвакогоспиталь тулысынча 1946 елның 15 ноябрендә таратыла. Ике бинаның берсе – район хастаханәсенә, икенчесе Арча педучилищесына кайтарыла.
1945 елда госпитальнең бер бинасы урта мәктәп карамагына бирелә.
Арчада кайчандыр эвакогоспиталь булганын искә төшерә торган урын районда икәү генә: берсе – әсирләр күмелгән зират, икенчесе – музей. Зират район админстрациясе карамагында икән, ул төзек, чиста. Ә музей 3 нче номерлы башлангыч мәктәптә урнашкан. (Балалар бакчасы да шунда ук.)
– Безнең мәктәп урынында эвакогоспиталь булганын җирле халык бик яхшы белә, – диде 3 нче башлангыч мәктәбенең директоры Люция Фатыйхова. – Балаларга бер тарих, күрсәтер урын булсын, дип, музей булдырдык. Дөресрәге, эшнең башы ветеран укытучы, җәмәгать эшлеклесе Рәмзия апа Хәмидуллинага барып тоташа. Арчада эвакогоспиталь хөрмәтенә музей ачу өчен, конкурста катнашып, грант откан иде ул. Ниятен Арча район хастаханәсенә җиткергән. Тик бу фикерне күтәреп алучы булмаган. Шуннан Рәмзия Шәриповнага: «Грант акчасына музейны безнең мәктәптә ачыйк», – дидем. Ул бик теләп риза булды.
Узган ел шул грант акчасына 3 нче мәктәп ишегалдына мемориаль такта эшләтеп куйганнар. Анда 3655 эвакогоспитале турында кыскача белешмә язылган.
– Бер генә үкенеч – бу эшкә соң алынганбыз, – дип дәвам итте директор. – Бүгенге көндә Арча эвакогоспиталендә эшләгән ике генә кеше исән, һәрхәлдә, без белгәннәре. Мәгълүм булганча, бирегә табибларның барысы да диярлек читтән килә, ә шәфкать туташларының күбесе үзебезнең районнан яки якын‑тирә районнардан җыела. Алар белән күрешеп сөйләшергә бер дигән мөмкинлек булган икән, ә без шуны файдаланмаганбыз. Соңгы ун елда гына да госпитальдә шәфкать туташы булып эшләгән берничә әби бакыйлыкка күчкән. Ни кызганыч…
Шулай да мәктәп укытучылары, укучылары мәрхүм булган ул әбиләрнең кайберләрен эзләп тапкан. Балалары белән күрешеп, алар турында истәлекләр җыйганнар. Һәм, шул мәгълүматларга таянып, төрле стендлар эшләткәннәр.
«ХАТЛАР КИЛӘ ТОРА…»
Люция Фатыйхова белгечлеге буенча немец теле укытучысы. Музей ачылганнан соң тарих белән дә кызыксына башлаган.
– Минем максатым – биредә эшләгән табиблар, шәфкать туташлары турында күбрәк мәгълүмат белү. Һәм 3655 номерлы эвакогоспитальдә дәваланган әсирләрнең якыннарын эзләп табу, – диде директор.
Тамчыдан күл җыела шул. Люция Фатыйхова унлап әсирнең туганнары белән элемтә булдырган.
– Ә сез аларны ничек эзлисез? – дидем директорга.
– Аларның исемлеге бар бит. Төрле илләрнең консуллыкларына аңлатмалы хатлар язам. Алланың рәхмәте, җаваплар килә. Мисал өчен, италияле бу әсирнең фотосын музейга кую өчен балалары җибәрде. Ул Арча туганнар зиратына күмелгән. Германиядән Питер Шнайзер исемле ир, берничә ел элек Арчага кайтып, әтиләренең каберен күреп киткән. «Зират бик матур, каралган. Моның өчен зур рәхмәтемне җиткерәм», – дип язды ул миңа. Узган җәй Арчага Япониядән кунаклар кайтты. Алар башта Казанга килеп, әсирлектә булган бабалары турында белешмә җыйган. Аның монда җирләнгәнен белгәч, безгә килделәр. Туганнар зиратына барып, бабалары истәлегенә үз традицияләре буенча дога кылдылар. Музейга кереп, госпитальдә эшләгән шәфкать туташларының фотоларын карап, документ күчермәләре белән танышып йөрделәр. Җылы бер очрашу булды ул.
Гаҗәп: госпитальнең бинасы 2010 елга кадәр файдаланыла! Дөрес, аңа капиталь ремонт ясала. Бәлки әле тагын белем бирү үзәге буларак та кулланылыр иде, ләкин бина 2010 елда ишелеп төшә. Шуннан соң, сүтеп, аның урынына яңа мәктәп салалар.
– Җир казыганда сугыш чорына караган предметлар чыкмадымы? – дип кызыксындым Люция Фатыйховадан.
– Юк, дип беләм. Ул вакытта эвакогоспиталь тарихы белән әллә ни кызыксынучы кеше булмаган. Махсус эзләп утырсалар, бәлки, табылыр да иде.
…Җитмеш ел элек Арча эвакогоспиталендә ниләр булганын хәзер төгәл генә әйтеп булмый, әлбәттә. Ләкин бер нәрсә хак – кешеләр шәфкатьле булган, бер-берсенә карата кайгыртучанлык күрсәткән. Үз солдатымы, Ватанына һөҗүм иткән дошман улымы, барысына да ярдәм иткән. Шундый авыр минутларда ул әби-бабаларыбыз Кеше булып кала алган. Безгә әнә шуны онытмаска кирәк…
Италия гражданины Энджинио Франзини, Арча эвакогоспиталендә дәваланып, туган ягына исән‑имин әйләнеп кайткан солдатларның берсе. Әсирлектә булган хәлләре турында ул «Последний ад» дип исемләнгән әсәр яза. Аны 1966 елда китап итеп бастырып чыгара. Әсәрнең сигезенче бүлегендә Арча госпитале турында да языла:
«Бүген 1943 елның 9 мае. Без, ике йөзләп әсир, станциядә поезд көтәбез. Кулга алынганда 500 солдат идек. Өч йөз ватандашыбыз бакыйлыкка күчте, аларны туганнар каберлегенә күмәр өчен көннәр җылынганын көттеләр. Сау булыгыз, туганнар. Сезнең хакта якыннарыгызга җиткерербез. Бәлки… Ә бәлки тиздән үзебез дә сезнең янда булырбыз…
Кая барабыз? Безне озата барган табиблар – Лидия белән Сонядан шул хакта сорадым. «Хәрби сер», – дип әйтмәделәр. Саубуллашканда өлкән яшьтәге рус табибы: «Сез әле яшьләр, барысы да алда. Борчылмагыз, якты киләчәк каршына барасыз», – дип озатып калды. Якты киләчәк… Бармы икән ул?..
Поезд көнчыгышка таба юл тотты. Эх, шушы урман арасында поезддан төшеп калыр идем. Әнә анда кечкенә өйләр күренеп калды. Шунда иген үстереп, табигатькә сокланып яшәр идем. Бу ачлык, бу салкын, бу авыру бәгырьләрне телә…
Шулай уйланып, ярым тилергән хәлдә, биш тәүлек бардык. Поезд станциягә килеп туктады. Арча дигән зур бистә икән. Казаннан 50 чакрым ераклыкта, диделәр. Картадан карадык – ул шәһәр янында Идел елгасы ага булып чыкты. Эх, шуны барып күрергә…
Арчада безне бик яхшы каршы алдылар. Иң мөһиме – туйганчы ашадык. Минем Чыңгыз хан турында укыганым бар иде. Ни өчендер, Арча миңа шул әсәрдә язылган авылны хәтерләтте. Безне яхшы дәвалыйлар. Шәфкать туташлары хәтта ара‑тирә концерт та куя…
1944 елның 16 апрелендә миңа госпитальне ашыгыч рәвештә ташлап китәргә туры килде. Моңа көнләшү һәм яла сәбәпче булды: имеш, шунда эшләүче шәфкать туташы белән минем арада мәхәббәт хисләре барлыкка килгән. Ә чынлыкта бу бары кешелеклелек, бер-береңә карата ихтирам гына иде. Миңа якын дустым Ферраринины ташлап китүе авыр. Шулай ук госпитальнең директоры Наимә Байтирәкова, хирург Константинов, шәфкать туташлары белән хушлашу да авыр. Мин аларны гомерем буе онытмаячакмын. Безгә алар әсир итеп түгел, кеше итеп карады… Истәлеккә үзем белән агачтан ясалган коробканы алам. Без, әсирләр, биредә зур булмаган остаханә булдырган идек. Менә шунда төрле кул эшләре ясадык.
…Сау булыгыз, дусларым. Барыгызга да зур рәхмәт. Сезне мәңге йөрәгемдә саклармын!..»
«РФ Оборона министрлыгы Үзәк архивының Санкт-Петербургтагы филиалында сакланган хәрби-медицина документларыннан күренгәнчә, Арча эвакогоспиталендәге тоткыннарның ашаулары хәтта үзебезнең солдатларныкына караганда да яхшырак була. 1943 елның октябрь аена ясалган исәп‑хисап документыннан күренгәнчә, ризыклар яңа өлгергән, чи яшелчәләрдән әзерләнә. Витамин өчен дип хәтта юеш чүпрә дә бирелә.
Яшелчәләрдән тыш бәрәңге оны, манный, дөге, макарон, сыер ите, балык, сыер мае, шикәр, чәй, кофе, сөт, каймак, эремчек һәм башка ризыклар бирелә. Әйе, гаҗәп яхшы күңелле халык яши Россиядә! «Цивилизацияле» Германия безнең әсирләрне ачлыктан интектергәндә, газлы камераларда үтергәндә, без аларныкын диетик ризыклар ашатып, тәрбияләп тоттык. Ә шул ук вакытта үзебезнең халык ачлыктан тилмерде».
Михаил Черепанов, «Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан госпитальләре» китабыннан
Автор: Руфия Фазылова
http://protatarstan.ru
Фото: Лилиана Вәлитова