29 июнь көнне Бөекбритания татарлары Рамил Фазлыевның “Мулла” фильмын тамаша кыла алачак. Бу хакта җирле татарларның “Заман” оешмасы хәбәр итә.
- Тулы метражлы нәфис фильм татар телендә, русча субтитрлар белән эшләнгән. Ул Туфан Миңнуллин әсәре буенча Татарстанда төшерелгән. “Мулла”да рольләрнең берсен танылган артист Марат Бәшәров башкара. Режиссеры – Рамил Фазлыев.