Прогресс авыл китапханәсендә «Әти укый, әни укый, хәзер мин укыйм» дигән ачык ишекләр көне үткәрелде.
Бу көнне китапханәгә балалары белән иң актив, иң күп укучы гаиләләр килде. Китапханә хезмәткәре укучылар өчен экскурсия үткәрде, китапханә хезмәте белән таныштырды, китап күргәзмәләренә күзәтү ясады.
Балалар һәм ата-аналар китапханәдә китапларның ничек барлыкка килүен, аларның укучыга юлларын, ничек саклануларын белделәр. Һәр укучы бу көнне үзләренә мавыктыргыч шөгыль таптылар: яшь укучылар пазллар җыйдылар, өстәл уеннары уйнадылар, өлкәннәр яңа басмаларны карап чыктылар, яңа әдәбият белән таныштылар, китапханәдән файдалану кагыйдәләре турында белделәр. Бу көнне китапханәнең төп геройлары төсле яңа китаплар, танып белү журналлары, энциклопедияләр һәм белешмәләр булды.
Бу көнне китапханәгә өч гаилә язылды. Ачык ишекләр көне — балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән вакытыгызны кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек!
Чыганак: bugulma-tatarstan.ru