tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә районында “Татар юлы” экскурсиясе үткәрелде
Бөгелмә районында “Татар юлы” экскурсиясе үткәрелде

Бөгелмә районында “Татар юлы” экскурсиясе үткәрелде

Бөгелмә шәһәреннән килгән балалар әти-әниләре белән берлектә, «Татар юлы» дип исемләнгән экскурсия белән Карабаш мәдәният йортында булдылар.
«Наза» халык фольклор ансамбле җырлы-биюле фольклор күренеше белән аларны бик матур итеп каршы алды. Анда катнашучылар «татар мәдәнияте дөньясы» күргәзмәсе белән таныштылар Экспозициядә борынгы татар милли костюмнары, чигүләр, көнкүреш әйберләре, шулай ук халык музыка кораллары тәкъдим ителде. Теләге булган һәркем импровизацияләнгән оркестрда яраткан музыка коралында уйный алды.

Сәхнәдә «Су буенда» дип исемләнгән фольклор чыгышы күрсәтелде.

Яшь кунаклар өчен татар милли ризыгы кыстыбый әзерләү буенча мастер-класс әзерләнде. Чара үзебез әзерләгән милли ризыкны татып карау белән тәмамланды.
Чара азагында экскурсияне оештыручы, Ленар Загидуллин безнең коллективка зур рәхмәтләрен җиткерде.

Чыганак: bugulma-tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*